КФУ эшләнмәсе Россиянең иң яхшы 100 уйлап табучысы исемлегенә керде

Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт 2019 һәм 2020 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча иң яхшы 100 уйлап табучы рейтингын төзегән. Исемлектә Татарстанның 6 инновацион эшләнмәсе бар. Шулар арасына Казан федераль университеты хезмәткәрләренең эше дә кергән. 

«Теломер озынлыгын җайга салуның генетик маркерларын идентификацияләү ысулы» дигән патент эшкәртмәсе авторлары- КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының өлкән фәнни хезмәткәрләре Лилия Абдулкина, Лия Вәлиева һәм аларның фәнни җитәкчесе биология фәннәре кандидаты Евгений Шакиров. Фәнни эштә күзәнәкнең ДНК-структуралары – теломер эшләвен билгели торган генетик факторларны (геннарны) табу ысулы тасвирланган. Тәкъдим ителгән уйлап табулар медицинада кулланылырга мөмкин.

«Эшләнмә теломераларны (хромосомнарда ДНК структураларын) җайга салу өчен җаваплы яңа геннарны – хромос күзәнәкләр ахырындагы иң мөһим структураларны, шул исәптән кешене ачыклауга юнәлдерелгән. Үз чиратында, теломерларны кыскарту ДНК зыян китерүгә һәм күзәнәк картаюга китерә. Шулай итеп, безнең эшләнмә теломерларының озынлыгын көйләүдә катнашучы һәм теломер озынлыгының генетик маркерлары булган геннарны билгеләргә мөмкинлек бирә», – ди КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лия Вәлиева.

Әлеге эшне Фундаменталь медицина һәм биология институтының фәнни хезмәткәрләре 2014 елдан башлап, 5 ел дәвамында алып бардылар. Бүген тикшеренү эшләре дәвам итә.

Диана САДРТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.