КФУ фәнни конференциягә чакыра

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Л.Толстой исемендәге яшьләрнең икенче Халыкара фәнни-белем бирү конференциясе старт алды.

2014 нче елның февралендә беренче тапкыр уздырылган әлеге фестиваль галимнәр, укытучы, музей хезмәткәрләре, студент, аспирант һәм, гомумән, фән белән шөгыльләнә торган яшьләрдә зур кызыксыну уяткан иде. Катнашучылар географиясе Татарстан белән генә чикләнми. Быел да фестивальгә Россиянең иң зур уку йортларынннан, Рим һәм Варшава югары уку йортлары галимнәре һәм студентлары да килгән иде. 2015 нче елгы фестиваль Әдәбият елының уңышлы тәмамлануының бер күрсәткече.

Фестивальнең рәсми ачылу тантанасы 17 нче декабрь көнне узды. Фестиваль кысаларында, Казан шәһәре фән мәктәпләре үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Катнашучыларның эшләре Лев Толствой иҗаты, аның С.Т.Аксаков, Б.Л.Пастернак белән мөнәсәбәтләре һәм диалогларына багышланган иде.