КФУ фәнни-популяр проект дәвам итә

15 ноябрь көнне Казан федераль университетында «КФУда PROНаука» дигән фәнни-популяр проектның унынчы сериясе узачак. Университетның туган көне алдыннан Кремль урамы 35 йортта үтәчәк чара «Ночь Х», мифларны һәм серләрне чишүгә багышланган. 

Чара 17.00 сәгатьтән 23.00 кадәр барачак. Керү ирекле.  0+. 

Роботлар, фантастик затлар, электроника киләчәге, кеше мие эше, оптик иллюзияләр һәм башкалар турында КФУ укытучылары сөйлиячәкләр.

Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы профессоры Лилия Хәбибуллина үз лекциясендә «Әгәр монстр булсаң нишләргә?» дигән сорауга җавап бирәчәк. Дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мифлар турында КФУ Бутлеров исемендәге Химия институты доценты Аркадий Курамшин сөйлиячәк.

Моннан тыш кичә программасында барлык кешеләр өчен мавыктыргыч күңел ачулар: робофутбол, химик тәҗрибәләр, «Фокуслар һәм феноменнар» дигән фәнни шоу, КФУ Музей комплексыннан күргәзмә, китап ярминкәсе, тәмле фуд-корт һәм башка бик күп күңел ачулар көтә.

Теркәлү һәм кичә тәртибе турында тулырак www.night.kpfu.ru сайтында.