КФУ фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча Россия югары уку йортлары унлыгына керде

RAEX рейтинг агентлыгы фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе буенча иң яхшы 20 университет исемлеген  бастырды.

RAEX рейтинг агентлыгы Россия вузларын фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе буенча бәяләде (2018 елга RAEX мәгълүматлары буенча). Казан федераль университеты рейтингта тугызынчы урында. 

Рейтингка иң яхшы фәнни казанышлары булган университетлар һәм институтлар эләккән. Рейтингтагы урынга фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә (НИОКР) җәлеп ителгән бюджет күләме, шулай ук аларда студентларның катнашуы йогынты ясый. Моннан тыш грантлар буенча финанслау күләме һәм хезмәткәрләрнең фәнни казанышлары  (фәнни журналларда публикацияләр саны, цитаталар саны) мөһим.

Казан федераль университеты рейтингта тугызынчы урында тора. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча югары уку йортлары рейтингын төзү өчен, аналитиклар түбәндәге күрсәткечләрне тикшерәләр: инновацион активлык, фәнни казанышлар, инновацион инфраструктура.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк дөньяның иң яхшы университетлары QS World University Rankings рейтингы игълан ителгән иде. Казан федераль университеты еллык рейтингта 22 пунктка күтәрелде һәм 370 нче позициядә.

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов