КФУ фармакологы: «Витаминнарның җитешмәвен баланслы туклану белән тулыландыру яхшырак»

Татьяна Абакумова витаминнарны ничек дөрес кулланырга икәнен сөйләде.

Витаминнар организм өчен бик кирәк, әмма аларның ничек тәэсир итүен һәркем дә белми. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы доценты, югары категорияле клиника фармакологы Татьяна Абакумова витаминнарга бәйле мифларны һәм шикләрне таратты.

Витаминнар — тере организмнарда яшәү өчен әһәмиятле биохимик һәм физиологик процессларны тормышка ашыру өчен кирәкле төрле химик  составлы түбән молекуляр төзелешле органик кушылмалар. Кеше һәм хайваннар организмы витаминнарны синтезламый яки җитәрлек күләмдә синтезламый, шуңа күрә ул аларны азык белән алырга тиеш. Витаминнар югары биологик активлыкка ия һәм организмга бик аз микъдарда — көненә берничә мкгтан алып берничә мг кадәр таләп ителә. Витаминнар организм өчен энергия чыганагы (калориялелеге юк) һәм тукымаларның структур компонентлары түгел.

«Фармакологик дозадагы (ампула, таблетка рәвешендә) витаминнар — бу инде дару. Теләсә нинди даруныкы кебек, алар кирәкмәгән йогынтыга да ия булырга мөмкин», — диде Татьяна Абакумова.

Витаминнарны куллануга карата төп күрсәткечләр түбәндәгечә: витамин җитешсезлеген профилактикалау һәм дәвалау, шулай ук витамин җитешсезлеген коррекцияләүгә бәйле булмаган башка фармакологик эффектларны табу (ягъни аларны специфик булмаган дару чаралары буларак куллану).

«Профилактик доза, кагыйдә буларак, витаминга тәүлек ихтыяҗга туры килә, дәвалау дозасы (гипо- һәм авитаминозларны дәвалаганда) тәүлек ихтыяҗыннан 5-10 тапкырга артык булырга мөмкин, ә менә фармакологик доза (кайбер авыруларны дәвалау өчен) тәүлек ихтыяҗдан 20-600 тапкыр артык», — диде белгеч.

Фармакологик дозалар конкрет авыруларны дәвалау өчен каралган. Мәсәлән, 100 мг дозада В1 витамины хроник алкоголизм белән чирли торган затларда барлыкка килә торган тиамин (В1 витамины) дефициты нәтиҗәсендә барлыкка килгән Верник энцефалопатиясен (баш миенең авыр неврологик зарарлануы) дәвалау өчен кулланыла.

«Витаминнар үзара төрлечә тәэсир итешәләр. Бу үзара тәэсир итешү фармацевтик (кеше һәм хайваннар организмыннан тыш һәм витаминнарның физик-химик үзлекләренә нигезләнгән) булырга мөмкин. Кайбер витаминнар бөтенләй бергә ярашмый (порошок, таблетка, эремә). Мәсәлән, В12 витамины В группасының барлык витаминнарын җимерә, В1 витамины утырым һ.б.  хасил итеп В2 витаминын оксидлаштыра. Фармакокинетик һәм фармакодинамик сыешмаучанлык (тере организмда инде) булырга мөмкин: В6 витамины В1 витаминын актив формага әверелдерүне кыенлаштыра, 100 мг дозадан күбрәк С витамины организмнан үзе белән В12 витаминын чыгарып, икеләтә тизрәк аерылып чыга «, — дип аңлатты фармаколог.

Бу уңайдан Фундаменталь медицина һәм биология институты доценты Лайнус Полингның салкын тию авырулары вакытында С витаминының (антиоксидант кебек) профилактик тәэсире турындагы теориясен телгә алды. Кызганыч, бу фараз исбатланмады (шул исәптән үзебезнең галимнәр тарафыннан да). Вирус авырулары вакытында күп дозада С витаминының профилактик тәэсире турында дәлил юк.

Күп кенә витаминнарның дару препаратлары белән дә тәэсир итешүен белү мөһим, ә кайбер дарулар организмда витаминнарның үзләштерелүен боза (эпилепсиягә каршы дарулар (фенобарбитал, дифенин) һәм рифампицин D витаминының реабсорбциясен киметә).

Витамин җитешмәүчәнлекнең ике сәбәбе бар: азык белән витаминнар кермәү һәм витаминнарны үзләштерү бозылу. Гипо- һәм авитаминоз сезонга бәйле түгел. Әгәр дә без витамин җитешсезлеген (гипо- яки авитаминозны) дәваласак, аны беренче чиратта, диетадан башлыйбыз, организмга җитешмәгән витамин гына билгеләнә.

«Витаминнар җитештерү фармацевтика сәнәгате өчен табышлы. Сәламәтлек саклау өлкәсенең өстенлеге тулысынча туклануны тәэмин итү булырга тиеш, — дип ассызыклады белгеч. — Поливитаминлы препаратларга чыгымнарны (индивидуаль һәм дәүләт акчаларын) каплап бару тулы  рационны алыштыра алырлык ниндидер таблетка барлыгы турындагы ялгыш күзаллауны ныгыта».

Сәламәт балалар һәм өлкәннәр азык-төлек продуктларыннан туклыклы матдәләрне җитәрлек күләмдә алырга тиеш. Туклыклы матдәләр ихтыяҗына җавап итеп төрле препаратлар түгел, ә продуктларның төрлелеге булырга тиеш, шуның нәтиҗәсендә туклыклы матдәләрнең җитмәве һәм кирәгеннән артык булуы куркынычы кими.

«Зур дозалар белән дәвалау, гадәттә, туклыклы матдәләрне нормаль үзләштерә алмаган пациентлар, билгеле бер авырулардан интегүчеләр, яки тумыштан матдәләр алмашы бозылган кешеләр өчен генә акланган. Витаминнарның җитешмәвен дару препаратлары белән түгел, ә баланслы туклану белән тулыландыру яхшырак», — дип йомгаклады Т. Абакумова.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова