КФУ фасадында мурал барлыкка киләчәк

Халык һөнәрчесе сурәте ТАССРның 100 еллыгына багышланачак.

Казанда Шәһәр һәм республика көненә тагын бер мурал барлыкка киләчәк. Сурәт Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының чит телләр һәм  тәрҗемә итү югары мәктәбе бинасында (Межлаук ур., 3/45) ясала. Мурал ТАССРның 100 еллыгына багышланачак. Рәссам Рөстәм QBic проектны икенче көн эшли.

Мурал эскизы бер ел элек эшләнгән иде, шул вакытта рәсем турында фикер алышу булды. Рөстәм үз рухына якын булган һөнәр, халык иҗаты һәм тарихы белән бәйле эскиз эшләде.

«Боларның барысын да мин  туган якның ландшафтына салмак кына күчә торган традицион милли бизәк элементлары кергән резьба белән шөгыльләнә торган һөнәрче старец образындагы сурәттә гәүдәләндердем. Бу алдагы буыннарның киләчәге турында хыял, аларның җимешләрен без хәзер ашыйбыз. Мин ышанам, без дә, ата-бабаларыбыз кебек үк, балаларыбызга лаеклы киләчәк тәэмин итәрбез «, — ди Рөстәм QBic.

Муралның  төп катлаулы детальләре бүген, объектны ясауның икенче көнендә эшләнәчәк. Башта ук Рөстәм сурәтне 4-5 көн эчендә сурәт ясап бетерергә планлаштырган иде. Рәссам гадәти фасад буяулар, валиклар һәм пумалалар куллана, ә классик граффитида кулланыла торган спрейларга монда кирәкми. Бу рәсем — граффитига караганда, мөгаен, фрескадыр, дивар рәсем, моменталь сәнгать.

Рөстәм QBic тумышы белән Татарстанның Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсеннән. Аның чит илдә һәм Россиядә мондый масштаблы сурәтләр эшләү тәҗрибәсе бар. Казанда ул быел гына эшли башлады. Татарстан башкаласында рәссам Завойский урамында һәм «Сафьян» җитештерү компаниясе фасадында экология темасына мураллар ясаган.

«Миңа автор буларак, үз эшемне бәяләргә авыр. Мин ышанам, бу шәһәр халкына да, башкала кунакларына да ошаячак. Минемчә, алар картинаны фотога төшереп кенә калмаячак, ә бу сурәтнең мәгънәсе турында уйланачак. Кайвакыт синең эшеңне читтән бәяләүче узып баручыларның нинди нәтиҗәгә килгәненә гаҗәпләнәсең. Рәсемнең асылын тамашачы үзе күпкә тирәнрәк интерпретацияли ала. Мин кешеләрнең уңай хис-кичерешләрен күрәм инде «, — ди рәссам.

Әлеге проект «Россия — мөмкинлекләр иле» Автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «УРАМ» иҗат берләшмәсе көчләре белән Казан федераль университеты һәм «Иске шәһәр» префектурасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Мурал «Мәдәни код» программасы кысаларында ясала.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: Александр Кузнецов