КФУ физигы «Базис» фонды грантын отты

«Junior Leader» тикшеренү грантларын алу буенча Бөтенроссия конкурсында фундаменталь физика буенча теоретик тикшеренүләр үткәрүче алдынгы галимнәргә һәм Россиянең талантлы яшь тикшеренүчеләренә ярдәм итү өчен Казан федераль университеты Физика институтының хисаплау физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы мөдире, физика-математика фәннәре докторы, профессор Анатолий Мокшин җиңүче булды.

— Минем проектта сыеклыкларның структурасын һәм динамикасын тасвирлауга аерым игътибар бирелә. Эш шунда, әлегә кадәр, өлешчә үзара бәйләнеш һәм термодинамик шартларга карамастан, ирекле сыеклыклар өчен кулланыла торган сыеклыкның гомуми микроскопик теориясе юк. Проект шундый теорияне үстерүгә багышланган», — дип сөйләде Анатолий Васильевич.

Искәртеп узабыз, составында А.Мокшин эшләгән халыкара галимнәр төркемендә сыеклыкларның микроскопик киңлектә күчеш катгыйлыгы булуын эксперименталь рәвештә исбатлаганнар иде. Физиклар алган мәгълүматлар наноҗиһазларны, наноструктураларны, материалларны конструцияләү белән шөгыльләнүчеләр өчен бик мөһим.

Диана САДРТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры