КФУ гаиләсендә 3639 яңа бала

8 август көнне КФУда бакалавр һәм специалитет белгечлекләре буенча бюджет урыннарына студентлар кабул итү кампаниясе тәмамланды. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров «Россия 24» телеканалыда әңгәмә вакытында сөйләде.

Быелгы кабул итү кампаниясенең эшчәнлеге бик уңышлы булды дип нәтиҗәләр ясарга мөмкин. КФУга керергә теләүчеләрнең БДИ буенча уртача баллары узган елдагыдан күпкә югарырак.

2016-2017 нче уку елына Казан университеты 3 639 студент кабул иткән. Шуның 881е читтән торып уку бүлегенә керергә теләк белдергән.

КФУда БДИ буенча уртача бал — 78,47. Алабугада бу күрсәткечләр – 68,92, ә Яр Чаллы институтында 64,71 бал тәшкил итә.

Ректор абитуриентлар арасында табигый фәннәр, физико-математика һәм информацион технологияләр белгечләре белән кызыксынучыларның саны күп булуын да ассызыклады.

БДИ баллары буенча абсолют лидер — Информацион технологияләр һәм информацион системалар Югары мәктәбе. Биредә уртача бал — 90.

Югары уку йортына керү өчен конкурс күрсәткечләре дә бермә-бер арткан. Мәсәлән, 2015 нче елда 1 бюджет урынына 13,5 кеше булса, 2016 нчы елда 15,5кә кадәр үскән.

Чит регионнардан килгән абитуриентлар санының югары булуы да аерым игътибарга лаек.