КФУ галимәсе Г.Р.Галиуллина шагыйрә Бикә Рәхимованы искә алып

8 апрель көнне Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган шагыйрә, тәрҗемәче, публицист Бикә Рәхимованы искә алып «Бакый сагыш» дигән кичә үткәрделәр. Быел шагыйрәгә 80 яшь тулган булыр иде. 

Искә алу чарасында КФУ мөгаллимәсе, Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбеннән филология фәннәре кандидаты Г.Р.Галиуллина да катнашты. «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы аның мондый фикерләрен китергән:

“Бикә ханым иҗаты белән генә түгел, бөтен яшәеше белән телебезгә хезмәт итте. Шигъри телендә, публицистикасында һәм студентлар белән онытылмас очрашуларда ул һәрвакыт татар теленең бөеклеге, шул ук вакытта аның нәзберек, яклауга мохтаҗ булуы турында искәртеп килде”.

Гөлшат Галиуллина Бикә Рәхимованың иҗатында күтәрелгән төп өч мәсьәләгә тукталып үтте. “Беренчедән, телдә алынмаларның кулланылуы. Аныңча, чит телдән кергән сүзләр “чит” дип кычкырып тормасын өчен, татар теле белән язылса гына, ул безнеке була. Икенчедән, диалект, сөйләш сүзләрен телгә күбрәк кертү”, — диде ул.

“Өченчедән, телне куллану. Бикә апа һәр татар кешесе туган телен кулланырга, һәрдаим телендә йөртергә тиеш, дигән фикерне әйтеп килде. Бикә апаның әйткән сүзләре һәр татар кешесенең тормыш байрагы булырга тиеш дип саныйм”, — дип сөйләде Гөлшат Галиуллина.