КФУ галиме августта нинди һава торышы көтелә икәнен әйтте

КФУ метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев фаразынча, җәйнең соңгы аенда һава торышы температурасы нормада сакланачак — 17-18 градус җылы булачак. 60 мм явым-төшем булыр дип фаразлана.