КФУ галиме Борис Успенский: “Нефть мәңгелек түгел”

Кичә КФУ Физика институты каршындагы мәйданда “КФУда PROНаука” циклыннан төгәл фәннәргә багышланган чара үтте. Ул математика, робототехника, физика, нефть геологиясенә багнышланган иде.

IMG_5517

“Җәйге төндә фән” чарасында КФУның нефть һәм газ геологиясе кафедрасы мөдире, геолого-минералогия фәннәре докторы, профессор Борис Успенский Татарстандагы нефть запасының бик күпкә җитәчәген белдерде.

Башта галим нефтьнең тарихы турында сөйләде. Нефть Кече Азия халыкларындагы “нафта” – “сарку” сүзеннән барлыкка килгән. Беренче нефтьне дару, бәлзәм максатларында файдаланганнар. Нефтькә көчле игътибар бары тик эчке янулы двигательләр куллана башлагач кына көчәя.

IMG_5319

“Нефть – мәңгелек ягулык түгел, аның ресурслары бетәчәк”, – дип куркытты галим һәм шунда ук: “Әмма без бу көннәргә кадәр яшәмәячәкбез”, – дип, аудиторияне тынычландырырга ашыкты.

Галим әйтүенчә, табигатьтә нефть искиткеч күп. Геологлар ачыклаган запаслар 250 миллиард тонна тәшкил итә. Борис Успенский планетада елына күп дигәндә 5 миллиард нефть табуын исәпкә алып, нефтьнең күп елларга җитәчәген искәртте.

Нефть табу буенча Россия дөньяда 8 урында. Татарстан исә Россиядә күп нефть табучы төбәкләрнең берсе. Республикада илнең иң зур нефть ятмаларының берсе – Ромашкино бар. Татарстанда табылган 3 миллиард тоннаның күбесе шушы ятмадан табылган.

Нефть, губкага сеңгән су кебек, ятмаларга тулган халәттә була

IMG_5499

Галим нефтькә кагылышлы мифларны фаш итә башлагач, узган гасыр башында барлыкка килгән ялган күзаллауларның хәзерге заманда да шактый таралган булуы ачыкланды. Мәсәлән, аудиториядәге күп кенә тыңлаучыларның нефтьнең җир астындагы “күлләрдә” ята дип фикер йөрткәне билгеле булды.

Нефть җир астындагы “күлләрдә” ятмый, ул губкага сеңгән су кебек, җир астындагы ятмаларның арасына тула дип аңлатты галим.

Нефтьне Каспий диңгезендәге Апшерон ярымутравында (Баку шәһәре тирәсе) күпләп таба башлыйлар. Ятмалар бик өстә – нибары 20-40 метр тирәнлектә, комга сеңгән халәттә була. Көчле басым астындагы нефть скважиналардан үзе сеңгән порода – ком белән бергә фонтан булып аттыра, нәтиҗәдә, җир астында чынлап та бушлык барлыка килә. Бераздан скважина җир астына убылып төшеп китә торган була, ә кешеләр өстән нефть белән тулган чокыр күрәләр. Шушыннан чыгып, нефть җир астындагы бушлыкларга урнашкан, шушы “күлләрне” эзләргә кирәк дигән ялган фикер тарала.

Борис Успенский бу күзаллауларны инкарь итеп, нефтьне табуның бик авыр икәнлеген искәртте.

Җир астындагы пластларга урнашкан нефть ятмасы астында, гадәттә, су урнашкан була. Нефтьне җир астыннан чыгару өчен су кудыра башлыйлар, су нефтьне кысрыклап өскә “куа”.

Нефтьнең үзлекләре төрле

IMG_5425

Беренче чиратта, билгеле, җиңел, сыеграк нефть өскә менә, ә куесы аста кала. Әгәр ул җиңел матдәләр – мәсәлән, комга сеңгән халәттә булган очракта да, ятмадагы нефтьнең яртысын гына үзләштереп була, калганы аста кала. Ә инде каты матдәләр арасыннан кудырганда бу күрсәткеч 20-30 процент кына, кайбер ятмаларда бу күрсәткеч 15%. “Калганы киләчәк буыннар өчен җир астында кала”, – диде галим.

Алай гына да түгел – скважинадан да фонтан кебек нефть кенә чыкмый, ул җир астындагы породалар һәм су белән аралашып чыга. Җир өстендә нефтьне кирәксез матдәләрдән чистарталар, суны исә кабат җир астына кудыралар. Җир астыннан чыккан матдәләр арасында нефть 2 процент булса, скважина рентабельле санала, шуннан түбәнрәк булса, бу урында нефть табу финанс яктан зыянлы дигән сүз.

Татарстандагы 80 процент запаслар авыр табыла торган куе нефть диде галим. Аларның күләмебик зур, әмма җир өстенә чыгаруы бик авыр. Нефтьнең шушындый булуына аның кислород белән кушылуы, кайбер төр бактерияләрнең тәэсире белән бәйле.Моның өчен куе нефть ятмасына 180 градуска кадәр эсселектәге пар кудыралар һәм җылынган нефтьне табарга мөмкинлек туа. Билгеле, бу нефтьнең үзкыйммәтен арттыра.

КФУ галимнәре хәзерге вакытта ятманы җир астында эшкәртү технологияләрен үзләштерү белән мәшгуль. Бу исә әйләнә-тирәне пычратмаска мөмкинлек бирә.

Татарстанда уникаль запас – битум бар. Моны инде иң куе нефть дип тә атарга була. 450 ятмада табылган запасның күләме 18 миллиард тонна исәпләнә. Яңа технологияләр бу битумны да табарга мөмкинлек бирә. Битум нефтен үзләштерү нәтиҗәсендә Канада дөньядагы иң күп нефть табучы илгә әйләнә. Галим бу илне үрнәк итеп күрсәтте. Ул шулай ук Татарстанда сланец нефтенең инде күптән табылуын искәртеп үтте, “бездә аны беркайчан да сланец нефте дип атамадылар гына” , – диде ул.

 Нефть табу җир тетрәү һәм сулыкларны пычратуга китерергә мөмкин

“Нефть табу җир тетрәүләргә китерергә мөмкинме” дигән сорауга галим бу күренешнең мөмкин булуын әйтте. Нефть урынына кудырылган су пластларны юарга һәм бушлык тудырырга мөмкин. Бушлыкның ишелүе җир тетрәү эффекты барлыкка китерә ала, әмма моны сейсмологик зоналардагы җир тетрәү белән чагыштырырга мөмкин дә түгел.

IMG_5312

Ятманы үзләштерер алдыннан, аны галимнәр өйрәнә һәм җир астына кудырылган технологик суның эчә торган су запаслары белән кушылмау максаты куя. Борис Успенский элекке елларда бу технологияләрнең совет заманында өйрәнелмәгән булуын әйтте, шул сәбәпле, республиканың көньяк-көнчыгышындагы күп кенә су ятмалары пычранган була. 1980 елларда “Татнефть” бу запасларны чистарту максаты куя, су чыганакларына технологик су эләкми дип әйтергә була.

Татарстандагы девон породаларында табылган нефтьнең сыйфаты яхшы диде галим, әмма калган нефть куе һәм анда кирәксез матдәләр – мәсәлән күкерт бар. Шул сәбәпле, республикада табылган нефтьне Көнчыгыш Себердәге сыйфатлы нефть белән бергә торбалардан кудырып булмый – ГОСТларны 0.5 процентка бозган очракта да, миллионлаган суммалардагы штраф түләргә туры килә. “Теләсә кайсы нефть әйбәт, бары тик эшкәртергә генә кирәк”, – диде Борис Успенский һәм республикада төзелгән ТАНЕКО заводының Татарстан өчен зур казаныш булуын билгеләп үтте.

IMG_5462

“Татарстанга нефть җитәме” дигән борчулы сорауга галим “Нефть бик күпкә җитәчәк” дип кабатлады. “Таш гасыр җирдә таш беткәнгә тәмамланмаган. Шулай ук узган гасыр башында ташкүмер бетәчәк дигән курку яшәгән. Ташкүмер запасы нефтькә караганда 10 тапкырга артыграк, әмма ташкүмер гасыры тәмамланды, аңа алмашка нефть гасыры килде. Шуңа да нефть запасы бетми. Аңа алмашка яңа ягулык киләчәк”, – диде Борис Успенский.

“КФУда PROНаука” циклыннан киләсе популяр фәнни чара 20 нче июльдә узачак.

Мәгълүмат “Татар-Информ” МА алынды.