КФУ галиме чит ил коллегалары белән берлектә Дик телен танып белү өчен квант алгоритмын эшләде

Ул текстта җәяләрнең дөрес куелышын тикшерә. 

Казан федераль университетының исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының «Мәгълүматны эшкәртүнең квант методлары» фәнни-тикшеренү лабораториясе, Латвия һәм Париж университетының Квант үзәге галимнәре тарафыннан  квант компьютерлары өчен Дик теле мәсьәләсен (Дик телен танып белә торган) хәл итә торган алгоритм эшләнде.

«Дикның бурычы программа кодын тикшерү өчен каралган һәм ул кагыйдәләрне канәгатьләндерәме-юкмы икәнен ачыкларга мөмкинлек бирә. Бер яктан ул синтаксик анализаторлар һәм компиляторларның мөһим бурычы булып тора һәм шулай ук теоретик яктан караганда да кызыклы, — дип сөйли проектта катнашучыларның берсе, КФУ Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының «Мәгълүматэшкәртүнең квант методлары» фәнни-тикшеренү институты өлкән хезмәткәре Камил Һадиев. — Мәсьәләнең классик чишелеше инде күптән билгеле, әмма 2018 елга кадәр квант алгоритмы турында берәү дә уйлап карамый. Дик бурычы өчен квант алгоритмын төзүгә аерым игътибар дөньяда танылган квант информатикасы белгече Скот Ааронсон һәм аның автордашлары эшеннән соң ике ел элек барлыкка килде. Аерым алганда, Ааронсон шуны күрсәтә,   гадәти компьютер өчен программа мәсьәләне бер ел хәл итәр иде, ә квант компьютерында аны берничә секунд эчендә хәл итәргә мөмкин».

К.Һадиев әйтүенчә, халыкара тикшеренүчеләр төркеме тарафыннан бу бурычны хәл итү өчен якынча 40 секунд сарыф итә торган алгоритм тәкъдим ителде һәм төгәллек кертелде: квант компьютеры бу бурычны 10 секундтан тизрәк хәл итә алмаячак. Фәнни нәтиҗәләр Leibniz International Proceedings in Informatics журналында басылып чыккан.

Камил Һадиев квант компьютеры әлегә булмаса да, галимнәр ни өчен квант алгоритмнары булдыруын аңлатты:

«Квант алгоритмнары булдыру белән бергә галимнәр параллель рәвештә квант компьютерын булдыру белән дә шөгыльләнә. Чираттагы нәтиҗәле алгоритмның барлыкка килүе физикларны тизрәк квант компьютерларын ясауга этәрә һәм квант компьютерының булуын торган саен мәгънәлерәк итә «.

Автор: Лариса Бусиль, фото: tracpath.com