КФУ галименә Орбели исемендәге премия тапшырылды

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының нейробиология фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Рөстәм Хаҗипов Леон Орбели исемендәге премия белән бүләкләнде. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге премияне Россия Фәннәр академиясе бирә. Ул эволюцион физиология өлкәсендә күренекле эшләр өчен тапшырыла.

Медицина фәннәре докторы Рөстәм Хаҗипов Франция Фәннәр академиясендә тикшеренүләр директоры булып та эшли. Аның эшләр циклында нерв системасы үсеше физиологиясе өлкәсендә принципиаль яңа мәгълүмат тупланган.

Бу мәгълүмат кимерүчеләр һәм кеше онтогенезының башлангыч этапларында баш мие нейроннары челтәренең эшчәнлеге турында төп принципларны формалаштырырга ярдәм итә.