КФУ галимнәре Америка өрәнгесенә каршы көрәш буенча тикшеренүләр башлады

Степной Зәй елгасы үзәне чикләрендә геоботаник тасвирлама ясалды.

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты галимнәре Татарстан Республикасы чикләрендә Степной Зәй елгасы үзәнендәге үсемлекләрне тикшерә башлады. «Татнефть» компаниясе КФУ хезмәткәрләренә Америка өрәңгесенә каршы көрәш һәм яр буенда табигый фитоценозларны торгызу мәсьәләсе буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу эштә институт доцентлары Денис Тишин, Мария Кожевникова, Вадим Прохоров һәм аспирант Павел Искәндиров катнаша.

«Без тикшеренү урынына барып, Карабаш сусаклагычыннан Зәй сусаклагычына кадәр 60 чакрым җирне тикшердек, Степной Зәй елгасы буендагы үсемлекләрнең геоботаник тасвирламасын төзедек. Бу табигый биоценозлар составын ачыклау өчен кирәк. Алынган мәгълүматлар нигезендә Америка өрәңгесенең киселгән куаклары урынында нинди һәм күпме төр үсемлекләр утырту турында тәкъдимнәр биреләчәк «, — ди КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, доцент Мария Кожевникова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшерү әле башланды гына һәм агымдагы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. «Татнефть» — Татарстанда КФУ галимнәренә бу мәсьәләне хәл итү өчен мөрәҗәгать иткән беренче компания. Америка өрәнгесенең әлеге территориядә урнашу хронологиясен торгызу өчен, Америка өрәнгесе агачыннан төрле диаметрлы  керналар сайлап алынган.

«Америка өрәнгесе елга тугайларында үсә. Бу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы җавап бирә торган авыл хуҗалыгы кырлары да, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы җаваплы булган урман да түгел. Кызганыч, бу зур проблема булуга карамастан, бу мәсьәлә белән шөгыльләнгән оешма юк «, — ди директор урынбасары.

Мария Кожевникова сүзләренчә, дөньяда Америка өрәнгесенә каршы көрәшү өчен бүген гербицидлар куллану методы гына бар. Башка ысулларны эзләү өчен берничә ел дәвамында озак вакыт тикшеренү кирәк.

Степной Зәй елгасы тугаенда КФУ галимнәре флораның башка төрләрен кысрыклап чыгарып, беренче яруста да, икенче яруста да Америка өрәнгесе үскән фитоценозлар тапкан.

«Бу мәсьәләне хәл итүгә алынган компаниянең бик мөһим адым ясавын билгеләп үтәсе килә, чөнки бу дәүләт масштабындагы проблема. Илнең күп төбәкләрендә Америка өрәнгесе бик киң таралган. Бу үсемлеккә каршы көрәш өчен дәүләт программасы, планлы масштаблы эш алып бару кирәк”, — ди М.Кожевникова.

Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча экспертлар Америка өрәнгесенә каршы көрәш буенча тәкъдимнәр әзерлиячәкләр. Галимнәр әйтүенчә, агачларны кисү һәм тамырларыннан йолкып ату тиешле нәтиҗә бирмәячәк. Моннан тыш, болар барысы да табигатьтә һәм монда яшәүче микроорганизмнарда тискәре чагылыш табарга мөмкин. Америка өрәнгесенә каршы көрәшүнең иң куркынычсыз ысулы — агачның табигый дошманнарын эзләү. Нефть компаниясе чүп үләне-өрәңге урынына юкә яки шомырт кебек башка агачлар утыртырга планлаштыра.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото галимнәрнең шәхси архивыннан