КФУ галимнәре антибиотикларны “көчәйткеч” тапканнар

Бер бактериянең тереклек эшчәнлеге продуктлары икенчесе белән көрәшергә ярдәм итә.

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты галимнәре стафилокок метаболитларының зәңгәрсу үлек таякчыгының тереклек сәләтен киметүен һәм антибиотикларның нәтиҗәлелеген арттыруын ачыклаган. Проект Россия фәнни фонды гранты кысаларында башкарыла.

«Кеше һәм хайваннарның йогышлы авыруларының күпчелеге ничек кенә булмасын, биопленкалар – аксымнардан, нуклеотидлардан һәм полисахаридлардан торучы, организмның антибиотикасын һәм иммун системасын да кертеп, тискәре факторларга бактерияләрнең гадәттән тыш тотрыклылыгын тәэмин итүче югары молекуляр матриксларга – микроблар консорциумнары барлыкка килү белән бәйле. Биопленка составында патоген бактерияләрнең булуы микробларга каршы терапиянең нәтиҗәлелеген бермә-бер киметә һәм яраларны төзәтү процессын сизелерлек акрынайта», – дип сөйләде Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы доценты, биология фәннәре докторы Айрат Каюмов.

Галим шулай ук күп кенә йогышлы процессларның сәбәбе ниндидер микроорганизм гына түгел, ә аларның  шул исәптән кешенең “нормаль” микрофлорасы булган микроорганизмнар белән консорциумы дип аңлатты. Нәтиҗәдә, тукымаларда һәм имплантацияләнгән җайланмалар өслегендә катнаш биопленкалар барлыкка килә.

«Бактерияләр арасындагы катнаш биопленкаларда синергетик һәм мутуалистик багланышлар күзәтелә, шуңа күрә катнаш инфекцияләрне дәвалау озаграк һәм катлаулырак. Мәсәлән, алтын стафилококка һәм зәңгәрсу үлек таякчыгы биопленкалары (S.aureus – P.aeruginosa) дәвалануга бик начар бирелә, ә муковисцидоз очрагында еш кына үлемгә китерә”, – диде ул.

Айрат Рәшит улы әйтүенчә, катнаш биопленка составындагы бактерияләр арасындагы үзара бәйләнеш микроб консорциумының антибиотикларга карата сизгерлеген үзгәртә һәм бу катнаш инфекцияләрне дәвалау стратегиясен эшләгәндә игътибарга алынырга тиеш.

“Без S.aureus ның Р.aeruginosa биопленка матриксында күзәнәк конгломератларын формалаштырырга сәләтле булуын күрсәттек, бу аның катнаш инфекцияләр вакытында мөгаен, псевдомонад биопленкасының протектор үзлекләре исәбенә булса кирәк, антимикроб препаратларга карата түбән сизгерлек сәбәпләренең берсе”, – диде биолог.

Шул ук вакытта КФУ галимнәре ачыклаганча, антибиотикларның S.aureus ка да, P.aeruginosa га каршы да актив булган гамәлләр спектрының нәтиҗәлелеге катнаш бергәлеккә карата ун һәм аннан да күбрәк тапкырга арта.

“Без монокультурага махсус флоксацин һәм гентамицин кебек антибиотиклар аша йогынты ясаганда, аларның составындагы барлык бактерияләр дә бу медицина препаратларына сизгер түгел иде, әмма катнаш булган очракта күпчелек күзәнәкләр һәлак булды. Без стафилококка күзәнәксез культура сыекчасын кертү зәңгәрсу үлек таякчыгына  каршы антибиотикларның нәтиҗәлелеген арттыруга китерүен исбатладык. Күрәсең, стафилококк антибиотиклар тәэсирен көчәйтә торган ниндидер метаболитлар эшләп чыгара», – дип сөйләде Айрат Каюмов.

Хәзер тикшеренү төркеме метаболитларны идентификацияләү һәм аларны антибиотикларны “көчәйтүчеләр” сыйфатында куллану мөмкинлеген бәяләү бурычын хәл итү буенча эшли.

“2018 елда Сан-Диегодан Калифорния университеты галимнәре тарафыннан негемолитик стафилококклар кертү атопия дерматитын дәвалау өчен уңышлы файдаланылырга мөмкин, дип күрсәтелде. Без шулай ук стафилококка яки аның культурасыз сыекчасын псевдомонаданың формалашкан биопленкасына кертү бактерияләрнең тереклек сәләтен шактый киметүгә ярдәм итүен күрсәттек», – диде тикшеренүче.

Фундаменталь медицина һәм биология институты галимнәре табылган фәнни мәгълүматлар киләчәктә нозокомиаль патогеннар йоктырган яраларны микробларга каршы тире микрофлорасын күчереп утырту юлы белән дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәр дип өметләнәләр.

Автор: Лариса Бусиль, фото Айрат Каюмов архивыннан.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Этот сайт использует Akismet для борьбы со спамом. Узнайте, как обрабатываются ваши данные комментариев.