КФУ галимнәре бүгенге татар әдәбиятына бәя бирде

Мәгълүм булганча, Казан федераль университеты белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә.  Агымдагы елның 21 декабрендә Язучылар берлегендә Әдәби ел йомгаклары булып узды. Ел йомгакларында хәзерге әдәбиятның үсеш үзенчәлекләре турында төп чыгышлар КФУның әдәбият галимнәре тарафыннан әзерләнгән иде.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Әлфия Фоат кызы Галимуллина Республика күләмендә ел дәвамында үткәрелгән  мәдәни чараларга аерым басым ясады, рус телендә язылган һәм быел басылган әдәби текстларга, тәрҗемә әсәрләренә киң һәм әтрафлы бәя тәкъдим итте. Профессор бүгенге әдәбиятның үсешен югары бәяләде, тәрҗемә эшенең алып барылуы турында тәфсилләп сөйләде.

Шунысы куанычлы: Әдәби ел йомгакларында быел КФУ профессоры Ә.Ф.Галимуллинага “Мәдәнияттәге  казанышлары өчен” дигән махсус бүләк тапшырылды. Берлек рәисе Данил Салихов озак еллар дәвамында Әлфия Фоат кызы белән белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең  Язучылар берлеге өчен мәртәбә икәнлеген билгеләп үтте.

Бүгенге татар прозасының үсеше турындагы чыгышында КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнулина 2018 елда дөнья күргән эпик  әсәрләрне әдәби юнәлешләр, стиль тенденцияләре яссылыгында бәяләп, текстларның күпчелегенең постреализмга мөнәсәбәтле булуын әйтте, әсәрләрдә  чынбарлыкны кеше язмышына йогынты ясый торган төрле хәл-әхвәлләр  тупланмасы итеп бәяләү җәһәтеннән дә, тәртипсез, абсурд тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү яссылыгында да кызыклы романнар дөнья күргәнлеген билгеләп үтте. Г.Гайнуллина быел басылган әсәрләр арасында ел ачышы булырлык романнарга, повесть-хикәяләргә аерым тукталды, хәзерге әдәби барышка  мөнәсбәт белдерде.

Язучылар берлегендә әдәбият галимнәре катнашында  үткәрелә торган чаралар нәтиҗәле һәм дәвамлы булсын иде!

Татар әдәбияты кафедрасы