Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәрендә “Заманча мәгълүмат киңлеге шартларында үстерә торган укыту” исемендәге XIV Бөтенроссия педагогик Занков укулары булып узды. Педагогик укуларда 320дән артык катнашучы чыгыш ясады: КФУ галимнәре, укытучылары, аспирантлары, магистрантлары, Яшел Үзән мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, педагог-психологлар, Казан, Иннополис, Алабуга, Чистай шәһәрләре, Мари Республикасы укытучылары, методистлары һәм тәрбиячеләре катнашты.
Конференция җитәкчесе – педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россия педагогика һәм социаль фәннәр Академиясе академигы Габделхаков В.Ф. Секция җитәкчеләре – филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы доценты Сәлимҗанова Э.Ш., педагогика фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы доценты Габдрахманова Р.Г., Татарстан Республикасы Кукмара районының “Түбән Русь авылының П.Е. Воробьев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе” директоры И.З. Гайнетдинов.
Әлеге педагогик укуларның максаты – цифрлы белем бирү шартларында белем бирүне үстерү системасының теоретик нигезләрен алга таба үстерү һәм заманча укыту һәм тәрбия технологияләрен белем бирү оешмаларының эш практикасына киңрәк кертү. Укуларның бурычлары: тәҗрибә белән уртаклашу һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләрнең квалификациясен үстерү; Л.В. Занков үстерүче укыту системасының идеяләрен популярлаштыру; педагогик җәмәгатьчелекнең игътибарын Л.В. Занков үстерүче укыту системасының идеяләренә һәм аларны гамәлгә ашыруга җәлеп итү (ФГОС мәктәпкәчә белем бирү һәм ФГОС урта мәктәптә гамәлгә ашыру шартларында), аның престижын үстерү.
Укулар 6 секция кысаларында алып барылды, кызыклы мастер-класслар күрсәтелде. Әлеге эш катнашкан укытучыларның фәнни һәм иҗади активлыгы үсешен ачык күрсәтте. Барлык докладчыларга да дипломнар, сертификатлар тапшырылды.