КФУ галимнәре бактериянең патоген үзлекләрен ничек бетерергә икәнен ачыклаганнар

Алтын стафилококның патоген үзлекләрен блоклау өчен перспективалы мишень табылган.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Структура биологиясе» фәнни-тикшеренү лабораториясе галимнәре коллективы күп санлы эчке һәм тышкы йогышлы авырулар китереп чыгара торган алтынсу стафилокок бактериясен кеше өчен  ничек куркынычсыз ясарга мөмкин булуын ачыклады.

Бүген каршы торырлык антистафилокок препаратлары булмаган бактерия штаммалары бар. Константин Усачев җитәкчелегендә КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты яшь галимнәре бактерияләр күзәнәкләрендә яңа перспективалы «мишень» эзләү белән шөгыльләнә. Әлеге компонентка  йогынты ясаганда, алтын стафилококның патоген үзлекләрен бетерергә мөмкин булыр иде.

«Антибиотиклар өчен еш кына мишень булып, күзәнәктә аксым синтезы аппараты, аерым алганда, рибосома тора. Югары селектив антибиотиклар эшләү өчен яңа мишеньләр эзләүнең перспектив юнәлешләреннән берсе булып, патогеннарның аксым биосинтезы процессын рибосома белән идарә итүче үзенчәлекле бактериаль аксымнарга йогынты ясау юлы белән җайга салу тора «, — дип аңлатты К.Усачев.

Яшь галимнәр җитәкчелегендәге фәнни төркемнәр өчен Россия фәнни фондының тикшеренү проектлары буенча Президент программасы тарафыннан хупланган тикшеренүләр нәтиҗәсендә лаборатория хезмәткәрләре алтын стафилококның патоген үзлекләрен чикләү өчен яңа перспективалы мишень таба алдылар.

«Элонгация циклы (аксым чылбырының бер аминокислота калдыгына  озынаюы) барлык тере организмнарда аксым синтезлауның иң консерватив этабы булып тора. Шул ук вакытта пролин-пролин (пролин — аксым составына керә торган егерме аминокислотаның берсе) кебек рибосома синтезлау өчен аксымнарның «кыен» урыннары бар. Шул ук вакытта пролин-пролин участоклары биз системаларның аксымнары составында еш очрый. Алар үз чиратында патогенлык факторларын аерып чыгару өчен кирәк. Рибосомага шундый «авыр» участокларны синтезларга ярдәм итү өчен махсус аксым — P (EF-P) элонгациясе факторы бар. Шул ук вакытта кайбер организмнарның EF-P аксымы структурасында махсус трансляциядән соңгы модификация — рибосома эчендә тРНКны стабильләштерергә ярдәм итә торган өстәмә атомнар төркеме бар. Алтын стафилококка мондый модификация бармы икәне билгеле түгел иде. Без аны таба алдык һәм алтын стафилококтан EF-P ның нәкъ менә нинди модификация тибы булуын, бу, үз чиратында, патогенда бу аксымның эшен бозу өчен мишень буларак кулланылырга мөмкин булуын күрсәтә алдык. Без EF-P модификациясе процессын боза торган препаратлар булдыру алтын стафилококка патоген үзлекләрен бетерергә мөмкинлек бирәчәк, дип уйлыйбыз», — дип сөйләде галим.

Эш нәтиҗәләре FEBS Open Bio Европа биохимик җәмгыятьләре федерациясе журналында басылып чыккан.

Автор: Лариса Бусиль