КФУ галимнәре COVID-19 белән бәйле үз-үзеңне изоляцияләү режимы кайчан тәмамланачагын фаразлаган

Исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы хезмәткәрләре Россиядә һәм дөньяда коронавирус эпидемиясенең нинди сценарий буенча үтүен бәяләделәр.

Казан федераль университетының исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы хезмәткәрләре covid-19 эпидемиясенең кайсы сценарий буенча үтүе турындагы сорауга җавап бирү өчен элементар конкрет саннар белән исәп-хисап ясадылар.

Аңлашыла ки, һәр фараз, дөньяда яки аерым алынган илдә эпидемия үсеше динамикасының теләсә нинди бәясе  — болар барысы да ихтимал характерга ия, чөнки бу процесска тәэсир итүче башка бик күп төрле факторлар бар. Моннан тыш, бу факторлар эпидемия узу характерында җитди үзгәрешләр китереп чыгарып, үзләре үк тиз үзгәрергә мөмкин.  Мәсәлән, төп факторларның берсе — кешеләрнең бер-берсе белән турыдан-туры элемтәләренең уртача ешлыгы. Админстратив юл белән халыкның хәрәкәтен чикләү яки, киресенчә, ирекле итү бу факторга кардиналь йогынты ясарга һәм, шуның белән бергә, эпидемия трендын үзгәртергә мөмкин. Хәтта һава торышы да үз төзәтмәләрен кертә ала. Шуңа күрә тагын бер кат әйтик, теләсә нинди фараз, хәтта бик җентекле фараз да, бары тик ихтимал характерда булачак.

Нинди башлангыч мәгълүматлар бар? Тәүлек эчендә Россиядә авыручылар саны билгеле. Хәзерге этапта безне нәкъ менә шул кызыксындыра. Тиешле мәгълүмат интернетта ачык кулланылышта бар. Шундук әйтеп китик, мәгълүматларның корректлы булуы, авыруларны вакытында ачыклау турында фикер алышмыйбыз. Булганнарын анализлаячакбыз.

Төрле илләрдә эпидемия үсеше динамикасын чагыштырып карасак, барысы да ниндидер уртак «сыйфатлы» сценарий буенча бара икән. Моны ачык итеп Кытай өчен булган мәгълүматларда күрергә мөмкин (рәсемне карагыз). Башта авыручылар (рәсемдәге кызыл сызык) санының экспоненциаль үсеше күзәтелә, аннары ул туры үсеш (кара туры сызык) белән алмашына. Һәм, ниһаять, болар барысы да «туену» режимы белән алышына, ул вакытта авырулар саны артмый. Кытай очрагында бу N=81 500 кеше аша уза торган югары горизонталь линия.

Шунысы игътибарга лаек, эпидемия һәр илдә диярлек шулай бара:  экспоненциаль үсеш, туры үсеш һәм «туену» бер-бер артлы алмашына. Бу режимнарның тизлеге нисбәтендә генә аерма күзәтелә. Һәм бу аңлашыла да, чөнки илләр халык тыгызлыгы, шәһәрләр арасындагы элемтәләр, төрле яшь төркемнәре нисбәте, үзләренең икътисадый торышлары, сәламәтлек саклау системалары, кабул ителә торган административ дәүләт карарлары һәм башкалар белән аерылып торалар — артык еракка кермик. Мәсәлән, Италия өчен ике режим — экспоненциаль һәм туры үсеш — бар (рәсемне карагыз). Әмма Италиядә туры сызык режимына чыгу  Кытайда булган хәл белән чагыштырганда соңрак булды.

Хәзерге вакытта беренче этапта эпидемия узуында барлык илләр өчен дә  аерып чыгарырга мөмкин булган  нинди гомуми закончалыклар күзәтелә соң?

Беренчедән, беренче (экспоненциаль) режимның тизйөрешле параметры, кагыйдә буларак, 0.2дән 0.3кә кадәр диапазонда билгеләрне кабул итә. Кытай очрагында — ул 0.295, ә Италия очрагында — бу 0.265.

Икенчедән, туры үсеш режимына чыгу вакыты бер атнадан (ягъни җиде көн) ике атнага кадәр һәм бераз күбрәкне тәшкил итә. Кытай очрагында якынча 12-13 көн, Италия очрагында — бу 15 көн. Башкача әйткәндә, нәкъ менә шул вакыттан соң эпидемиянең туры сызык буенча үсеше башлана, ул «туену» белән алышынырга тиеш.

2020 елның 5 апреленә Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны динамикасы түбәндәгечә (2 нче рәсемне карагыз).

 

Экспоненциаль үсеш тизлеге 0.22 күрсәткеченә тиң, бу Кытай һәм Италия белән чагыштырганда шактый азрак. Туры үсеш режимына чыгу моннан ике-өч көн элек кенә күренә башлады. Әле бу турыда бик шартлы итеп әйтергә була: өч көн төгәл нәтиҗәләр ясау өчен бик аз вакыт; барысы да үзгәрергә мөмкин. Шулай да 10 көндә ясаган нәтиҗәләр чынбарлыкка туры килә (Кытайдагы 12-13 һәм Италиядәге 15 көн белән чагыштырганда). Әмма Кытай һәм Россия очрагында экспоненциаль үсеш тизлегенең һәм бу илләрдә вакыт масштабларының якынча бер үк төрле булуы — 1.25-1.34 коэффициенты белән туры килүе аеруча мөһим һәм кызыклы.

Бу ни өчен мөһим? Эш шунда ки, бу вәзгыятьнең  Кытайда күзәтелгәнгә якын булган закончалык буенча үсешен күрсәтә. Сүз абсолют саннар турында түгел, ә нәкъ менә закончалыклар турында бара. Нәтиҗәдә, без бу коэффициентларны кулланып, кайбер фаразларны әйтә алабыз. Шулай итеп, авыручылар (ачыкланганнар) саны артмый башлагач, «туену» режимына чыга башлау  9-14 апрельгә туры килергә тиеш. Бу аеруча оптимистик сценарий вакытында. Алга таба фараз кылу кыенлаша. Әгәр дә алга таба үсеш булмас дип уйласак, бер атна ярым вакыт эчендә кимү булырга мөмкин, һәм инде «карантин» тәмамлануы турында сөйләшергә мөмкин булачак. Бу апрельнең 20ләре, ягъни апрель ахыры!

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу иң уңай фараз һәм иң оптимистик сценарий, ләкин бары тик ихтимал фараз гына; барысы да үзгәрергә мөмкин.

Автор: Анатолий Мокшин, фото: gazeta.ru