КФУ галимнәре гасыр ахырына кадәр Татарстанда климат үзгәрү моделен төзи

РФ субъектлары белән берлектә Россия фундаменталь тикшерүләр фонды (РФТФ) тарафыннан үткәрелә торган фундаменталь фәнни тикшерү проектлары конкурсның 2018 ел нәтиҗәләре билгеле булды. Грант алучылар арасында Казан федераль университетының 51 галиме бар.  

КФУның 50 вәкиле һәм КФУның Яр Чаллы институтыннан бер хезмәткәрнең проектына РФТФ тарафыннан ике конкурс буенча ярдәм күрсәтеләчәк. Беренчесе — 2018 ел фундаменталь фәнни тикшерү проектлары, икенчесе – Россия һәм халыкара фәнни чаралар оештыру. Хәзерге вакытта КФУда РФТФның 232 проекты башкарыла, шуларның дүртессе – Яр Чаллыда.

Грант алган проектларның берсе – “XXI гасырда Татарстан Республикасында климатның һәм климатик ресурсларның үзгәрүе һәм аларның иҗтимагый-икътисади нәтиҗәләре”. Бу проектның  җитәкчесе — Экология һәм табигатьтән файдалану институның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев. Аныңсүзләренчә, проектны тормышка ашыруда ун галим катнаша, аларның тугызы КФУдан һәм берсе – Бөтенроссия гидрометеорологик мәгълүматны фәнни тикшерү институты хезмәткәре. Грант буенча финанслау өч ел дәвамында һәр елны 500 мең сумны тәшкил итә.

“Безнең кафедрада 1966 елдан 2016нчы елга кадәр республиканың климатик күрсәткечләр банкы бар. Мондый архив мәгълүматлары Россиядә башка беркемдә дә юк”, – дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.

КФУ профессоры сүзләренә караганда, грант кысаларында республика территориясендә климат үзгәрешен 2040 елга кадәр фаразларга ниятлиләр, бу проект авторлар үзләре формалаштырган модель буенча эшләнәчәк.  Моннан тыш, Климат үзгәрүе буенча хөкүмәтара экспертлар төркеме тарафыннан эшләнелгән модельләр ансамбле алымын кулланып, Татарстанда климат үзгәрүен гасыр ахырына кадәр фаразларга планлаштыралар.  

“Һава торышын 3-5 көнгә яхшы гына фаразларга мөмкин. Ә климатка килгәндә, аның үзгәрешен озак вакыт аралыгына, хәтта гасыр ахырына кадәр билгеләргә ярдәм итә торган уникаль модельләр эшләнелгән, – дип аңлатты Юрий Переведенцев. – Мондый тикшерүләр Татарстанда авыл хуҗалыгы һәм башка тармаклар үсеше өчен мөһим. Климатның нинди юнәлештә үзгәрүен белү начар нәрсә түгел. Җылыну тенденциясе күзәтелә, ләкин һәр сезонда һәм айда түгел. Безнең тарафтан эшләнелгән авторлык моделе нигезендә 2040 елга кадәр һәр елда нинди температура ихтималлыгы сурәтләнгән график алачакбыз”.

Климатик модельләр ансамбле исә бу фаразлауны гасыр ахырына кадәр җиткерәчәк. “Бу грант ярдәмендә без Татарстанда климат үзгәреше динамикасын XXI гасыр ахырына кадәр билгелиячәкбез”, — дип белдерде КФУ профессоры.

Проект авторлары шулай ук республика климатының эмпирик-статистик моделен эшләргә ниятли, шул исәптән экстремаль күренешләрнең дә. Моның нәтиҗәсендә  экстремаль эссе җәйне, аномаль салкын кышны һәм башка күренешләрне фаразлау мөмкин булачак.

Мәрьям Насыйрова әзерләде.