КФУ галимнәре хәзерге әдәбиятка бәя тәкъдим итте

Агымдагы елның 16 декабрендә Татарстан республикасы Язучылар берлегендә Әдәби ел йомгаклары булып узды. Берлек рәисе Данил Салихов үз чыгышында узып баручы 2017 елның төп вакыйгаларыннан берсе буларак Язучылар берлеге белән Казан федераль университеты арасындагы килешүне билгеләп үтте. Ел йомгакларында хәзерге әдәбиятның үсеш үзенчәлекләре турында төп чыгышлар КФУның әдәбият галимнәре тарафыннан әзерләнгән иде.

Хәзерге татар поэзиясенең үсеш үзенчәлекләре турындагы чыгышында КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Нурфия Юсупова әдипләрнең быел матбугатта дөнья күргән әсәрләренә нигезләнеп татар шигъриятендә жанрлар трансформациясе хакында нәзари-аналитик бәя тәкъдим итте.  Аерым алганда, бүгенге поэзиядә гражданлык лирикасының үзенчәлекле үсеш кичерүенә тукталды, күңел лирикасы, фәлсәфи лирикага мөнәсәбәтле шигърияткә  тирән анализ бирде, үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Галимә үз чыгышында әдәби-нәфис журналларның милли шигъриятебезне популярлаштыруда ролен ассызыклап үтте, “Казан утлары”, “Идел”, “Безнең мирас” журналларының татар укучысында әдәби зәвык тәрбияләүгә керткән өлешен югары бәяләде.

Бүгенге татар прозасының үсеше турындагы чыгышында КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнулина 2017 елда журналларда дөнья күргән эпик  әсәрләрне әдәби юнәлешләр, стиль тенденцияләре яссылыгында бәяләп, “текстларның күпчелеге реалистик юнәлешкә мөнәсәбәтле, аерым әсәрләрдә метафизик прозага хас күренешләр, постколониаль мотивлар, интеллектуаль тенденция билгеләре урын ала”, – дип билгеләп үтте. Галимә быел дөнья күргән әсәрләр арасында ел ачышы булырлык бәян-романнарга аерым тукталды, кайбер әдәби әсәрләргә, язучылар иҗатына карата тәнкыйди мөнәсәбәтен дә белдерде.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Әлфия Галимуллина рус телендә язылган һәм быел басылган әдәби текстларга, тәрҗемә әсәрләренә киң һәм әтрафлы бәя тәкъдим итте. Профессор бүгенге әдәбиятның үсешен югары бәяләде, тәрҗемә эшенең алып барылуы турында тәфсилләп сөйләде.

Фикер алышуларда булган чыгышларда әдәбият галимнәренең хәзерге әдәбиятыбызның үсешенә бәя бирүе турында кызыклы фикерләр әйтелде. Аерым алганда, язучы Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов): “Галимнәребезнең бүгенге чыгышларын тыңлаганда, без  һәммәбез дә әдәбиятыбызның шактый үзенчәлекле үсеш алуын аңлап-төшенеп утырдык” – диде.

Язучылар берлегендә әдәбият галимнәре катнашында  үткәрелә торган чаралар нәтиҗәле һәм дәвамлы булсын иде!

Чыганак: https://kpfu.ru/philology-culture/yazuchylar-berlegend1241-bulyp-1199tk1241n-325834.html