КФУ галимнәре iNaturalist платформасының «Россия флорасы» проектында катнаша

Бу Җирдәге тере организмнарның барлык төркемнәрен үз эченә алган бердәнбер универсаль мәгълүмат базасы.

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы доценты Вадим Прохоров «Россия флорасы» проектының иң яхшы белгечләре унлыгына керде, ә шул ук кафедра доценты Денис Тишин күзәтүләр саны буенча топ-100 гә керде.

iNaturalist платформасы — Җирдәге тере организмнарның барлык төркемнәрен колачлаган биотөрлелек турында  бердәнбер универсаль ачык мәгълүмат базасы. Ул гражданнар фәне өлкәсендә бер зур проект буларак тәкъдим ителә. INaturalistта җыелган мәгълүматлар йөзләрчә фәнни мәкаләләрдә кулланыла.

«Биологик төрлелекне өйрәнү биологиянең иң популяр өлкәләренең берсе булып кала. Бөтен дөнья буйлап профессиональ галимнәрнең үсемлекләрнең, хайваннарның һәм гөмбәләрнең аерым төрләре белән көндәлек эшләренә һәвәскәр натуралистлар ярдәмгә килә.

Бердәм үзәк буларак 50 мең мәгълүмат базасын берләштергән GBIF (Global Biodiversity Information Facility) порталы мәгълүматларына караганда, дөньяның биотөрлелеге турында электрон мәгълүмат массивының иң эре массасы нәкъ менә профессиональ булмаган күзәтүчеләрнең актив эше нәтиҗәсендә барлыкка килә. Профессиональ булмаган күзәтүчеләрнең эше, шул исәптән галимнәр белән турыдан-туры элемтәдә, citizen science («гражданнар фәне») исемен алган фәнни эшчәнлекнең аерым өлкәсен формалаштыра «, — ди Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Кожевникова.

iNaturalist платформасында «күзәтүче» (observer) сыйфатында теләсә кайсы кулланучы теркәлә ала. Ул порталның бушлай кушымтасын кулланып, үзенең хисап язмасы аша күзәтүне йөкләргә мөмкинлек ала.

Платформа эшенә 835 мең күзәтүче җәлеп ителгән, шул исәптән Россиядән 6,3 меңнән артык күзәтүче. Кулланучылар тере организмнарның фотосурәтләрен җибәрә. Платформа ясалма интеллект ярдәмендә тере организмның төрле дәрәҗәдәге таксонын билгели. Әмма билгеләмәнең дөреслеген раслау өчен ике экспертның уңай җавабы кирәк.
Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы доценты Вадим Прохоров iNaturalist платформасының «Россия Флора» проектының иң яхшы экспертлары унлыгына керә, ә гомуми экология кафедрасы доценты Денис Тишин бу платформада күзәтүләр саны буенча топ-100 гә керә. Шулай ук проектта Экология һәм табигатьтән файдалану институтының башка хезмәткәрләре дә актив катнаша — Ким Потапов, Надия Шәфигуллина, Мария Кожевникова, күп кенә студентлар һәм аспирантлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, КФУ хезмәткәрләре iNaturalist платформасында  2013 елдан эшлиләр.
М.В.Ломоносов исемендәге МДУ белән хезмәттәшлектә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану  институты «Россия флорасы» проекты кысаларында актив эшли. Инде «Гомуми биология журналы» һәм Biodiversity Data Journal абруйлы фәнни журналларында ике мәкалә басылган. Әлеге платформаның төрле проектларында экспертлар эше аша катнашу Казан университетының Россия территориясендә генә түгел, дә, дөнья киңлегендә дә танылуын арттырырга мөмкинлек бирә», — ди М.Кожевникова.
Әлеге платформаны куллану Экология һәм табигатьтән файдалану институты хезмәткәрләренә җир өсте экосистемалары экологиясе, агроценологиясе (агроценозалар турындагы фән — кеше тарафыннан ясалма булдырыла торган тотрыксыз бергәлекләр) буенча җәйге кыр практикасын белем бирү сыйфатын минималь югалтулар белән дистанцион форматта үткәрергә мөмкинлек бирде.
«Студентлар өйдщ торып- Казахстанда, Комида, ерак чит илләрдә, җирле флораны өйрәнделәр, үсемлекләрне фотога төшерделәр ёщм аларны iNaturalistка йөкләделәр, ә онлайн-форматта укытучы аларның эшен күзәтеп торды, билгеләр белән җитәкчелек итте», — дип уртаклашты М.Кожевникова.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Максим Зарецкий