КФУ галимнәре күлләрдә килеп чыгышы җирнеке булмаган матдәләр тапканнар

Кайбер күлләрдә космик тузан булу факты теркәлгән.

Космик тузан булу фактын тикшеренүчеләр Тургояк, Плещеево, Рубское, Байкал, Балхаш (Казахстан) һәм башка бик күп күлләрдә теркәгән.

Астрономнар космик киңлектә метеоритлар очышын күзәткәндә, «Эконефть» өстенлекле юнәлеш галимнәре күпсанлы сулыклардан космик җисемнәрнең кисәкчекләрен чыгара. Галимнәр әйтүенчә,»космостан кунаклар» — гадәти һәм бөтен җирдә дә күзәтелә торган күренеш, әмма җир объектларында табылган тузанның төгәл килеп чыгышы элеккечә дөнья галимнәре арасында дискуссияләр темасы булып тора. Тикшеренүчеләрнең бер өлеше космик тузан — беренчел протопланетлы болыт реликтлары дип саный. Башка галимнәр аны астероидларның һәм кометаларның таркалуы белән бәйли. Бүген галимнәргә космик матдәнең елына 3 мең тоннадан алып 150 мең тоннага кадәр төшүе билгеле — һәм бу вак кисәкчәләр генә. КФУ тикшеренүчеләре космик тузан булу фактын Тургояк, Плещеево, Рубское, Байкал, Балхаш (Казахстан) һәм башка бик күп күлләрдә теркәгәннәр. Урал күлләре буенча тикшеренүләр нәтиҗәләре ел саен үткәрелә торган Метеорит җыелышларында тәкъдим ителде. КФУ галимнәре үткәргән анализ раслаганча, тузанны хәтерләткән матдәнең килеп чыгышы чынлап та җирнеке түгел.

«Магнетизм күзлегеннән караганда, килеп чыгышы җирнеке булмаган объектлар составына Җирдә сирәк очратырга мөмкин булган тимер-никель эретмәләр керүе белән уникаль. Шулай ук алар уникаль изотоп составка ия булырга мөмкин. Кайбер объектларны формасы буенча аерып күрсәтергә мөмкин, алар сферик формада булырга мөмкин «, — дип аңлатты Палеоклиматология, палеоэкология, палеомагнетизм Фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре  Диләрә Кузина.

Җиргә күп санда килә торган космик матдәне — метеоритларны, микрометеоритларны, космик тузанны өйрәнү — хәзерге геологиянең актуаль бурычларыннан берсе, чөнки космик тузан геологик процессларга йогынты ясый. Аның Җиргә эләгү ешлыгыннан климат кына түгел, планетада тереклек үсеше дә үзгәрергә мөмкин. Галимнәр космик тузанның планетабызда бөтен тереклекнең башы булуын да кире какмыйлар.

«Космик тузан теләсә нинди һәм төрле яшьтәге утырма токымның, туфракның, карның, бозның компоненты булып тора. Шул сәбәпле, утырма архивларда Җирнең генә түгел, Кояш системаның һәм Галактиканың башка өлешләренең дә үсеш тарихы турында бай мәгълүмат бар, — диде тикшеренүче.

Космик матдәнең шактый күп микъдарда Җиргә төшүе гомуммәгълүм факт. Зурлыгы буенча вак кисәкчекләр метеоритларга һәм зур җисемнәргә караганда йөзләрчә тапкыр күбрәк ява. Планетага космик матдә керү, ягъни аккреция тизлеге галимнәр тарафыннан төрле ысуллар ярдәмендә  бәяләнә.

«Төрле бәяләүләр буенча, ел саен безнең планетага 2 дән 150 мең тоннага кадәр космик тузан эләгә. Бу мәгълүматлар боз колонкаларын тикшерү, океаннарның тирән утырмаларында космоген изотопларның туплануын анализлау, атмосферадагы тузанны өйрәнү һ.б. нигезендә алынган», — ди Диләрә Кузина.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, космик тузанны тикшерү өчен, сулыклар гына түгел, поляр һәм таулы бозлыклар да кызыклы. Космик тузан аларда терриген эол компоненты белән беррәттән, үзгәрешләргә дучар булмыйча мең ел буена сакланырга мөмкин  диярлек.

«Бу материалның Җиргә якын киңлектән даими агымы бар дип уйлыйбыз, ә төрле вакытта Кояш системасы һәм Җир аның югары концентрациясе өлкәсенә эләккән. Бу чорлар тиешле яшьтәге утырма берәмлекләрдә билгеләп үтелергә тиеш. Эре җисемнәр (вакыйгалар) шулай ук Җир өслегендә зур күләмдә тузан һәм микрометеоритлар ясалу белән озатылган. Шуның нәтиҗәсендә явым-төшемнәрдә һәм төрле утырма токымнарда космик матдә (КВ) концентрациясенең җитди вариацияләре табылырга мөмкин. Моннан тыш, оксидлашу һәм черү процессында ул үзгәрешләргә һәм яңадан бүлүгә дучар ителә, шул ук вакытта токымнарда бу матдәнең утырма туплану процессларына бәйле вариацияләре туарга мөмкин «, — дип хәбәр итте тикшеренүче.

Казан университетында «Космостан кунак»ны өйрәнүгә инде күп еллар зур игътибар бирәләр. Нәкъ менә космик тузан атмосфераның салкынаюына төп сәбәпчеләрнең берсе булып тора дигән фараз бар. Исбатлау өчен планетадагы тормышны туктатмыйча гына, әмма  климат өлешчә суынсын өчен космик тузанның Җиргә төшүе, ягъни ике астероидны бәрелештерергә кирәк. Әлеге гипотеза бик җитди нигезгә ия: кайдадыр 466 миллион еллар элек ике космик гигант Марс белән Юпитер орбиталары арасында бәрелешкән. Җимерелгән космик валуннан тузан бөтен Кояш системасы буйлап таралган, дип хәбәр итә Россия һәм чит ил геологлары Science Advances журналында. Космик тузанның боз чоры башлануга тәэсирен аңлаткан фәнни коллективка КФУ галиме Андрей Дронов та кергән.

Ачыкланган космик тузан үрнәкләре галимнәргә космик система дигән катлаулы «пазлның» тагын берничә өлешен табарга мөмкинлек бирә, шулай ук планеталарның кайда һәм кайчан барлыкка килүен һәм, моннан тыш, органик материя бу картинага ничек кереп китүен аңларга ярдәм итә. Әлегә бер генә галим дә үз гомере дәвамында бу башваткычны тулысынча хәл итә алмады, әмма булган белемнәр һәм безнең Кояш системасы тирәнлекләреннән кайтарылган үрнәкләрне өйрәнүне дәвам иттерү, һичшиксез, тикшеренүчеләргә космик киңлекнең серләрен ачарга ярдәм итәчәк.

Автор: Аделя Шемелова