КФУ галимнәре климатның үзгәрү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләделәр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья метеорология көненә багышланган матбугат конференциясе узды.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Бөтендөнья метеорология көне һәм табигать көйсезлеге» дигән матбугат конференциясе узды. 

Журналистларның сорауларына Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев, доцент Тимур Әүхәдиев һәм КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов җавап бирде.

Матбугат конференциясен ачып, Юрий Переведенцев, 70 ел элек БМОда 192 илне берләштергән Бөтендөнья метеорологик оешмасы барлыкка килүен әйтте. Оешманың төп бурычы-климатны өйрәнү максатыннан бөтен метеорологик мәгълүматны җыю һәм бөтендөньяда һава торышы фаразын булдыру. Бүген билгеләп үтелә торган Бөтендөнья метеорология көне «Климат һәм су»шигарендә уза.

КФУ профессоры журналистларны океаннарда һава һәм су температурасының тиз артуын күрсәтә торган яңа мәгълүматлар белән таныштырды. Күп кенә галимнәр климат җылынуының төп сәбәбе дип антропоген факторны атый.

“Казылма ягулыкны яндыру, цемент сәнәгате хисабына атмосферага парник газлары чыгарыла. Углекислый газ, су пары, метан, азоттан торган өстәмә концентрация барлыкка килә. Бу газлар сәбәпле җирдә температура арта”, – дип хәбәр итте Ю.Переведенцев. Антропоген фактордан тыш климатка табигый фактор да тәэсир итә (Эль-Ниньо).

Күп кенә галимнәр климат җылынуының иң җитди нәтиҗәләренең берсе дип дөнья океанының су температурасы артуын әйтә. Әгәр су температурасы 2 градуска артса, ( бу гасыр ахырында булырга мөмкин), глобаль үзгәрешләр булачак, мәсәлән, кораллар юкка чыгачак, дип хәбәр итте Ю.Переведенцев. Аның фикеренчә, глобаль җылынуның иң куркыныч нәтиҗәсе булып табигый катаклизмнар саны арту тора.

Узган кыш һәм язның беренче ае аномалияләре турында Тимур Әүхәдиев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, быел бер генә салкын көн дә булмады – температура минус 20 градустан түбәнрәк төшмәде. Иң салкын көн – 9 февраль (көндез температура-14,7, төнлә-18 градус салкын  булды). Быел кар катламы 11 мартта ук эреп бетә язды (1951 ел рекорды – 26 мартта иде). КФУ галимнәре мондый җылы кышның нинди территорияләргә хас булуын ачыклаган һәм Киевта мондый кыш була дигән карарга килгән.

Профессор Переведенцев якын көннәрдә нинди һава торышы булачагын әйтте. Ул билгеләп үткәнчә,  антициклонның алгы өлешендә булуыбыз белән бәйле рәвештә килеп чыккан салкын озакка бармаячак. Пәнҗешәмбе көнне үк җылыта башлаячак. Метеорологлар фаразлавынча, апрель аенда һава температурасы, явым-төшемнәр кебек үк нормага якын булыр дип көтелә.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына климат үзгәрүе ничек тәэсир итүе хакында профессоры Илгизәр Рәхимов сөйләде.

“Һичшиксез, планетар масштабтагы мондый климат үзгәрешләре тере организмнарда чагыла. Микроорганизмнардан башлап, кеше һәм имезүчеләргә кадәр булган барлык тереклек климатик фактор йогынтысында. Ут, температура, дымлылык – шушы төп өч климатик фактор, һичшиксез, фенологик вакыйгаларга һәм, гомумән, теге яки бу төр хайваннар һәм үсемлекләр өчен экологик шартларга йогынты ясый”, – диде биолог.

Ул соңгы унъеллыкта кошлар тормышында барган үзгәрешләр аеруча өйрәнелүен әйтте. Әлеге фактларның берсе-күчеп китүнең кимүе. Быел шәһәрдә якынча 1,5 мең үрдәк һәм берничә йөз кара карга кышларга калган. Шулай ук җылы илләргә башка кошларның да очып китмәве ачыкланган.

Күчмә кошлар иртәрәк килә һәм соңрак китә башлады. Бу да климат үзгәрү нәтиҗәсе.

“Быел без февраль ахырында көмеш акчарларның килүен зур төгәллек белән  теркәдек. Асылда, бу уникаль вакыйга. Һәм моны да шәһәр территорияләре чикләрендә экологлар, орнитологлар күп тапкырлар күзәткән. Боз белән капланмаган сулык шартларында мондый кошларны кышлату мөмкин», – диде Илгизәр Рәхимов.

Очрашу ахырында ММЧ вәкилләренең берсе быел талпаннар иртә пәйда булуга борчылуын белдерде. Илгизәр Ильясович җылылык йогынтысында уянган аерым төрләрнең аз хәрәкәтчән булуын һәм кеше өчен куркыныч тудырмавын аңлатты.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Солтан Исхаков,  “Татар-информ” МА.

Сайт өчен Раил Садретдинов әзерләде.