КФУ галимнәре Кукмарада «Фән дөньясында» Халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрде

Татарстан Республикасы Кукмара районының мәгариф учреждениеләрендә укытучылар һәм укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерүгә гаять зур игътибар бирелә һәм фәнни-гамәли конференцияләргә, симпозиумнарга, семинарлар, лекторийларга булачак галимнәрне җыю күркәм традициягә әверелде. Шул нисбәттән, Татарстан Республикасы Кукмара районының Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә  “Фән дөньясында” исемендәге Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды.

Конференция оештыручылары – Казан Федераль Университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы (конференция организаторы – филология фәннәре кандидаты, доцент Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәтовна һәм Татарстан Республикасы Кукмара районының «Түбән Үрәс авылының П.Е. Воробьев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе». Конференция Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләре, лицейлар, гимназия һәм югары уку йортлары укытучылары һәм 8-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Конференциядә 325 шәхес – алдынгы укытучылар, халык мәгарифе бүлекләре хезмәткәрләре, методистлар, укучылар катнашты. Анда Беларусь, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казахстан вәкилләре дә катнашты. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы экспертлары, 16 магистрантлары да конференция барышында үз өлешен керттеләр, секцияләрнең ни рәвешле эшләүләре алар карамагында иде. Бу, чын мәгънәсендә, педагогик десант иде!

Конференция рәистәшләре, кунаклары – Татарстан Республикасы Кукмара районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Р.М. Мансуров, Татарстан Республикасы Кукмара районының «Түбән Русь авылының П.Е. Воробьев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры И.З. Гайнетдинов, Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы доценты Э.Ш. Сәлимҗанова, АО “КУКМОРАГРОХИМСЕРВИС” директоры В.Ф. Тимофеев, Түбән Үрәс авылы башлыгы Р.Х. Шамеев, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе С.В. Замалиева һ.б.ш.  чыгыш ясадылар.

Пленар утырыш тәмамланганнан соң конференция эше секцияләрдә дәвам итте, анда заманча фәннең актуаль мәсьәләләре, хәзерге дөньяда фәнне үстерү мәсьәләләре турында фикерләр алышынды. Конференция «Туган якны өйрәнү», «Педагогик методика», «Экология», «Филология һәм Тел белеме», «Мәгълүмати кибернетика», «Хезмәт тәрбиясе», «Мәктәп газетасы», «Татар, удмурт, мари мәгърифәтчеләренең шәхесен тәрбияләүдә һәм укытуда роле» исемнәрендәге 8 секция кысаларында алып барылды.

“Фән дөньясында” исемендәге Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашуларның чыгышлары теманың бүгенге көндә актуальлеге, материалны бәян итүнең мантыйклыгы, фикерләрнең һәм нәтиҗәләрнең дәлилләнүе, ораторлык сәнгате кебек критерийлар буенча бәяләнде. Конференция катнашкан укытучыларның һәм укучыларның фәнни һәм иҗади активлыгы үсешен ачыктан-ачык күрсәтте. Конференциядә катнашучылар үз рәхмәтләрен һәм аның эш нәтиҗәләре белән канәгать булуларын белдерделәр. Барлык докладчыларга да Университет җитәкчелеге йөзеннән дипломнар, рәхмәт хатлары, грамоталар бирелде.

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Эльмира Сәлимҗанова. КФУ Психология һәм мәгариф институты.