КФУ галимнәре Марьино күлен экотернәкләндерде

Фәнни якын килү күл төбен калдыклардан чистартырга, аэрация системасын урнаштырырга мөмкинлек биргән.

Казанда экотернәкләндерү һәм төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң Марьино күлен ачтылар. Сулыкны тикшерүдә  Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева җитәкчелегендәге Казан федераль университеты галимнәре актив катнашты.

Күлне төзекләндерү инициативасы 2018 елда тәкъдим ителде. Шул вакытта Казан университеты галимнәре сулыкны тикшергәннәр. Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча күлнең кислородка зур кытлык кичерүе, су төбе күп катламлы ләм белән капланган булуы, күлнең грунт сулары хисабына түгел, атмосфера явым-төшемнәре хисабына туенуы ачыкланган.

«Узган ел без сулыкны экореабилитацияләү программасын һәм яр буе территориясен төзекләндерү проектын төзедек, ләкин шунда ук эшкә керешә алмадык — кошларның оя кору сезоны бара иде һәм аның төгәлләнүен көтәргә кирәк булды. Экологлар буларак, без күлнең беренчел матурлыгын сакларга теләдек, булган үсемлекләрне саклап калу һәм чын-чынлап экологик парк ясау мөһим иде, — диде Нәфисә Минһаҗева.

Күлне экотернәкләндерү быелның апрелендә башланган. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә күл төбеннән 10 контейнер көнкүреш һәм эре чүп-чар чыгарганнар. Артык үсемлекләрне һәм су төбендәге калдыкларны алып ату эшнең иң мөһим этабы булды. Шуның аркасында грунт суларының чыгу юлы ачылды һәм су кислород белән туенды. Эшләр барлыкка килгән экосистема өчен куркынычсыз технологияләрне кулланып үткәрелде.

Күлдә урнаштырылган махсус геотублар корылыкны сакларга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, яр буенда сасы ис булмады. Күл төбеннән 8000 куб метр утырым күтәртелгән, 600 куб метр сусызландырылган ләм чыгарылган.

Нәфисә Минһаҗева әйтүенчә, бу эш ярдәмендә күл төбен өлешчә тирәнәйтеп чистартып булган. Бүген сулыктагы иң тирән урын дүрт метрга җитә. Сулыкның даими аэрациясе дә барлыкка килгән, нәтиҗәдә су даими рәвештә кислород белән туеначак.

Марьино күленең мәйданы 8,2 мең квадрат метр булуга карамастан, ул микрорайон экосистемасында мөһим роль уйный. Биредә буа бакалары, көмеш кәрәс, бөҗәкләрнең берничә дистә төре, су һәм яр буе үсемлекләренең күп төрләре һәм бик күп микроорганизмнар яши. Яр буенда ондатрлар бар, кошлар арасыннан үрдәкне, акчарлакны һ.б. очратырга була. Күл биологик төрлелекне саклау урыны буларак, табигый кыйммәткә ия.

Күлне төзекләндерү вакытында шәһәр халкының да фикере исәпкә алынган. Аларга төзекләндерү планын тәкъдим иттеләр, теләкләрен тыңладылар. Сулык тирәсендәге территория дә үзгәргән: керү өлешен реконструкцияләгәннәр, күзәтү мәйданчыклары төзегәннәр, эскәмияләр куйганнар, яктылык урнаштырганнар, 1000 квадрат метр җәяүлеләр өчен юл алыштырганнар, 500 декоратив куак һәм 100 су-сазлык үсентесе утыртканнар.

Автор: Медиакоммуникацияләр үзәге, kzn.ru, фото: kzn.ru