КФУ галимнәре олимпиада эшләрен бәяләүдә катнаша

КФУ Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты галимнәре «Дуслык» сәләмәтләндерү һәм белем бирү комплексында шәрык телләре буенча республика олимпиадасының соңгы этабына ьыелган укучыларның эшләрен бәяләүдә катнаштылар. Олимпиадада 107 мәктәп укучысы катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиадада 9 — 11 сыйныф укучылары катнаша. Алар муниципаль ярышларда призер һәм җиңүче булган. Шулар арасында 20 бала гарәп теле һәм 87 төрек теле буенча белемен сыный.

Олимпиада нәтиҗәләре 12 гыйнварда игълан ителәчәк.