КФУ галимнәре постковид синдромы турында сөйләделәр

Нык арыганлык, тын кысылу, йөрәк-кан тамырлары, аутоиммун авырулары, тән температурасының күтәрелүе яки түбәнәюе — бу COVIDтан соңгы кайбер симптомнар гына.

Казан федераль университеты галимнәре коронавирус белән авырган кешеләрдә иң еш очрый торган  симптомнар турында сөйләделәр. Коронавирустан соң авырып терелү  кешенең әле тәмам сәламәтләнүен аңлатмый, чөнки бу авыру үзеннән соң постковид синдромын да китереп чыгарырга мөмкин. Post-COVID syndrome Long COVID (озакка сузылган СOVID) буларак та билгеле — болар барысы да коронавирус инфекциясенең нәтиҗәләре. Коронавирус инфекциясен кичергән кайбер кешеләр 12 атнага кадәр сузылган озак вакытлы симптомнардан интегә.

Статистика буенча, постковид синдромы рәсми рәвештә коронавирус инфекциясе белән чирләгән кешеләрнең 20 процентында күренә. Әмма күпләр симптомнарсыз авырый һәм бу турыда белмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә бу саннар күпкә күбрәк була ала.

«Нык арыганлык, тын кысылу (бигрәк тә үпкәләр җилкенсенгәндә), йөрәк-кан тамырлары, аутоиммун авыруларының югары куркынычы, когнитив һәм психик тайпылышлар: терморегуляция, хәтер, игътибар концентрациясе бозылу, депрессив халәткә кадәр барып җитү — болар барысы да коронавирус инфекциясе нәтиҗәләре. Гомумән, бу авыру организмга җитди йогынты ясый. Хәтта аны кичергәннән соң да бу симптомнар айлар буе үзләре турында белдертеп торырга мөмкин. Үпкәләргә зыян килсә, тернәкләнү, төрле сулыш күнегүләре таләп ителә. Гомумән, организмга зур йөкләнеш бирәсе түгел, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Авырганнан соң организм болай да хәлсезләнгән», — диде КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов.

Моннан тыш, аяк-кулларның оюы, көчле тир бүленеп чыгу, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылуы, тире авырулары да булырга мөмкин. Тернәкләнү уңышлы үтсен дисәгез, бер генә симптом барлыкка килсә дә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Авыруны кичергән кешеләрдә постковид синдромы үзен төрлечә күрсәтә. Болар барысы да — организмның шәхси реакциясе. COVID кичерүчеләрдә синдромның бер елга якын сузылу очраклары тасвирланган инде. Мондый кешеләр артыннан күзәтәләр, билгеле бер терапия үткәрәләр. Хәзерге вакытта мондый хәлнең конкрет пациентта күпме күзәтеләчәген төгәл алдан әйтергә мөмкинлек биргән алым юк. Күпләрнең җиңелчә формада яки симптомнарсыз авыруын исәпкә алганда, өзлегү тиз уза. Әмма пациентларның авыр яки уртача формадагы коронавирустан соң сәламәтлекләре бозылу озакка сузылырга мөмкин. Бигрәк тә үпкәләренә зыян килгән кешеләрнең», — ди КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының микробиология кафедрасы доценты Павел Зеленихин.

Доцент әйтүенчә, хәзер бөтен дөньяда авыручыларның кимүе сизелә: авыру йоктыручылар саны кими. Бу соңгы ике-өч атна дәвамында күзәтелә.

«Әмма мондый кимүне без элегрәк тә күзәткән идек инде. Бу кимү соңгысы булачакмы яки барысы да яңадан күтәрелә башлаячакмы — әйтергә кыен. Әлегә галимнәрнең фаразы шул ук: бу авыруны контрольгә алу өчен, я авыруга тиз бирешүче халыкны вакцинацияләү, я халыкның яртысыннан артыгының авыруны кичерүе кирәк. Бүгенгә вәзгыять моңа якын булмау сәбәпле, без әлегә билгеле бер чикләүләр һәм уңайсызлыклар хәлендә яшәвебезне дәвам итәчәкбез. Вакциналар җитештерү арта, әмма хәзер күзәтелә торган темплар белән вакцинацияләсәң, бу процесс елларга сузылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакцина ясатканнан соң кеше авырый калса да, боларның барысы да җиңел формада, җитди өзлегүләрсез узачак,» — ди ул.

Сер түгел, COVID иммунитетны көчсезләндерә. Шуңа күрә бу авырудан соң сәламәт яшәү рәвешенә, яхшы туклануга, йокы режимына аерым игътибар бирергә, стресслардан сакланырга кирәк.

Үз сәламәтлегең, мәсәлән, кан оешу параметрын күзәтү, кирәк булганда тиешле препаратларны кабул итү  мөһим.

«Фәнни-клиник үзәктә без заманча медицина технологияләрен кулланып пациентларга чекаплар үткәреп кенә калмыйча,  аларга иммунологик, биохимик, генетик, күзәнәк һәм молекуляр биомаркерлар буенча киңәйтелгән фәнни тикшеренү тәкъдим итә алабыз», — диде А.Ризванов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үз-үзеңне начар хис итү постковид синдромыннан гына түгел, ә антибиотиклар кабул иткәннән дә булырга мөмкин.

«Даруның организмга файдадан гайре тәэсирен күрсәткән тагын бер мисал  — антибиотиклар кабул итү белән бәйле дисбактериоз. Антибиотиклар вируска тәэсир итми, ләкин аларны бактериаль өзлегүләрне профилактикалау өчен актив билгеләгәннәр (яки үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнгәннәр). Шуңа күрә антибиотикларны табиб билгеләве буенча гына кабул итү мөһим», — дип йомгаклады прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов