КФУ галимнәре җәрәхәтләнгән нервларны кәүсәле күзәнәкләр ярдәмендә тергезергә өйрәнгәннәр

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты галимнәренең фәнни эше ярдәмендә авыруларның периферия нервларына зыян килеп, хәрәкәтләнүдән туктаган кул-аякларын тергезә алачаклар. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты тикшерүчеләре кәүсәле күзәнәкләрнең периферия нерваларында урнашкан, дәвалау барышындагы процессның йогынтысы турында зур күләмдәге тикшеренү эше алып бардылар. Әлеге тикшеренү эшенең нәтиҗәләре “Frontiers in Pharmacology” журналының март санында басылып чыкты. Фәнни эш OpenLab «Ген һәм күзәнәк технологияләре” лабораториясендә үтте (җитәкчесе – КФУ профессоры, ТРның фәннәр академиясенең хәбәрчеләр эгъзасы Альберт Ризванов).

Билгеле булганча периферия нерваларының тергезү проблемасы клиника практикасында бик актуаль. Микрохирургия дәвалау техникасы үсешенә карамастан, периферия нервларына зыян килеп, хәрәкәтләнүдән, сизүдән туктаган кул-аяклар бөтен килеш төзекләнә алмый — инвалидлыкка китерә.

КФУ тикшерүчеләре нерв системасы берничә ел эчендә тизрәк төзекләнсен өчен, ген-күзәнәкләре терапиясының яңа ысулларын уйлап табалар. Максатлары: авыруларның тормышын яхшырту. 2017 елда BioNanoScience журналында басылып чыккан язмада галимнәр уртакса нерваларына зыян килгәннән соң дәвалану чоры барышында, кече чолганыш күзәнәкләре ярдәмендә бүленеп чыккан периферия канындагы ялкынсынуны чыгаручы һәм бетерүче цитокиннар һәм молекулалар реакциясе буенча тулысынча тикшеренү эше алып баралар.

Цитокиннар – гормоннарга охшаш, аксымнар һәм пептидлардан торган төркем. Алар организмга яхшы һәм начар тәэсир итеп, башка күзәнәкләргә дә йогынты ясый. КФУ галимнәре цитокинның иммунитет һәм төзекләндерү эшчәнлегендә зур роль уйнаганын дәлилләделәр.

2018 елның язмасында галимнәр күзәнәкләр терапиясының эш механизмын уртакса нервасына зыян килгән тычкан үрнәгендә өйрәнәләр. Тикшерүчеләр май җепселеннән бүленеп чыккан кәүсәле күзәнәкләрнең нерв кимчекләрен төзекләндергән эш механизмын тасвирлыйлар. Эш барышында стандартлы микрохирургия техникасы ысулы кулланыла. Ягъни өзелгән нервка шул хайванның үзенең башка охшаш нерв фрагментын алмаштырып куялар. Әлеге алым клиник практикада кулланыла һәм “алтын стандарт” дип атала. Ләкин аңа карамастан кайбер очракта куелган нерв тоташып китә алмаганлыктан яки кан начар йөргәннән нерв үлеп, начар хәлләргә китерергә мөмкин. Тикшеренү эшләре алып барганда галимнәр күзәнәкләр терапиясенең сизергә ярдәм иткән нейроннарны исән калдыруга сәләтле икәнен ачыклыйлар. Шулай ук алар аксоннар һәм кан йөрешен төзекләндерә.

Киләчәктә кәүсәле күзәнәкләрнең эш механизмын аңлап, галимнәр һәм тәбиблар әлеге тикшеренү эшенең нәтиҗәләрен куллана алачаклар. OpenLab «Ген һәм күзәнәк технологияләре” төркеменең җиткәчесе Руслан Магсутов сүзләренчә, нерв микрохирургиясен һәм күзәнәк технологиясен берләштереп, тәбиблар дәвалау нәтиҗәләрен яхшыртып, авыруларны тизрәк терелтә алачаклар. Озакламый OpenLab «Ген һәм күзәнәк технологияләре” базасында күзәнәкләр технологиясе үзәген ачырга планнаштыралар. Әлеге заманча лаборатория уйлап табылган кәүсәле күзәнәкләрне клиника практикасында куллану өчен.

Илсинә Тимерова тәрҗемәсе. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.