КФУ галимнәре укучыларның үз шәҗәрәсен белүләрен карады

Буа шәһәренең академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә моннан биш ел элек үткәрелә башлаган «Шәҗәрәләр-нәсел агачы»дигән V төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Төмән, Новосибирск, Пермь, Ульяновск, Свердловск, Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән, Пензадан, Тыва, Чувашстан, Башкортстан Республикаларыннан, һәм Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән 134 эш 4 секция кысаларында жюрига тәкъдим ителде. Жюри составында Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать, шулай ук  Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтлары, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре катнашты. Казан федераль университетыннан бу чарада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты филология фәннәре кандидаты Э.Х.Кадирова һәм институтның Һөнәри юнәлеш бирү үзәге җитәкчесе А.М. Иргалина катнашты.

Секция утырышлары тәмамланганнан соң Айгөл Миндегали кызы татар, рус һәм чит телләр белән кызыксынган 10-11 сыйныф укучыларына Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында гамәлгә ашырыла торган юнәлешләр турында мәгълүмат бирде, укучыларның күпсанлы сорауларына жавап бирде. Шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү максатында, А. М. Иргалина Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштырды.

Чыганак