КФУ галимнәре яңа органик ашлама уйлап тапканнар

Ул үсемлекләрдә йод күләмен арттыруга күтәрүгә ярдәм итәчәк.

Бүген, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәре буенча, дөньяның 118 илендә 1,5 миллиардтан артык кеше йододефицит авырулары куркынычына дучар ителгән. Дөньяның 19 иле халык арасында йод куллану җитәрлек булмаган ил буларак классификацияләнгән. Бу исемлектә Россия өченче урында тора, шуңа күрә йод кытлыгын профилактикалау зур әһәмияткә ия.

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты галимнәре әлеге проблеманы хәл итүгә алындылар һәм кыяклы һәм яшел культуралар өчен йод күләмен арттырырга сәләтле  ашлама әзерләделәр. Әлеге проект «Агросила» авыл хуҗалыгы холдингы белән берлектә гамәлгә ашырылды.

Әлеге институт хезмәткәрләре пирокүмер алу белән пиролиз ысулын кулланып, тавык тизәген термик эшкәртү технологиясен эшләделәр. Партнер компания кырларында пирокүмер куллану буенча эксперимент үткәрелде. Соңрак галимнәр мондый күмерне куллану культураның уңышын арттыра, ашлыкның сыйфатын яхшырта дигән нәтиҗәгә килделәр.

«Хәзер функциональ туклану, азык-төлек турында күп сөйлиләр. Димәк, туклану продуктлары составында кешегә кирәкле өстәмә элементлар булырга тиеш, мәсәлән, продуктлар аксым, аминокислоталар, микроэлементлар белән бай булырга тиеш.

Татарстан Республикасы, һәм тулаем алганда Идел буе, йододефицитлы территорияләр булып тора. Нигездә йод минераль формада тулылана. Әлеге проблеманы аңлап, без, үз чиратыбызда, тавык тизәгеннән алынган пирокүмерне минераль йодны өстәмә рәвештә кертү хисабына модификацияләргә тәкъдим иттек.

Мондый ашлама үсемлекләргә йод тупларга, ә аннары, әлеге үсемлекне кулланганда, кешедә йод күләме тулылана. Йодны күбрәк яшел культуралар, бөртеклеләр азрак туплый. Шулай итеп, өстәмә йод белән модификацияләнгән пирокүмер кулланып, без туфракны уңдырышлырак итә,  шулай ук йод белән баетылган туклану продуктларын, ягъни функциональ продуктларга ия була алабыз «, — ди  Биология фәннәре докторы, Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры Светлана Селивановская.

Йододефицитны исәпкә алып, башта — үсемлеккә, аннары — кешегә йод керүнең шундый экологик алымы уйлап табылган. Әлеге ашлама өч ел дәвамында эшләнде. Аны алу методы КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты тарафыннан патентланган, һәм Казан университеты әлеге патентның хокук иясе булып тора. «Агросила» белән лицензияле килешү төзелгән, аның буенча әлеге патентнтан файдалану хокукы әлеге компаниягә тапшырылган. «Агросила» проектның индустриаль партнеры булу сәбәпле, хәзер компания кырларында бу ашламаны куллану мөмкинлегенә ия.

«Төп игътибар пиролиз ысулы белән пирокүмер алу технологиясен эшләүгә һәм аны ашлама сыйфатында куллануга бирелде. Бу үсемлекләрне кулланганда кешедә йод туплану яки артуны без әле анализламадык. Без йодның үсемлекләрдәге югары микъдарын гына теркәдек. Кешегә бу ничек йогынты ясаячак — бу сорауга җавап алу, мөгаен, безнең эшнең киләсе этабы булыр «, — дип сөйләде С.Селивановская.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: Александр Кузнецов