КФУ галимнәре яман шешкә каршы яңа препарат уйлап тапкан

КФУ галимнәре яман шешнең күпчелек төрләренә каршы терапиянең нәтиҗәлелеген арттыра торган препарат уйлап тапкан. 

KFU-02 препараты яман шеш күзәнәгенең теләсә нинди терапиягә каршы тору мөмкинлеген юкка чыгара. Тычкан һәм йорт куяннарында сынау вакытында әлеге препаратны стандарт химиотерапия схемасы белән кулланган вакытта ул шеш үсешен акрынайткан, кайбер очракларда аны тулысынча дәвалаган.

KFU-02не клиник сынаулар 2019-2020 елларга ниятләнгән. Кешеләрдә сынап карау уңышлы булган очракта, препарат 2024 елда сатуга чыгачак.