КФУ галимнәре Яшел Үзән районы туфрагының магнит үзлекләрен тикшерә

Алынган мәгълүматларны агроэкологик практикада һәм геологик разведкада кулланырга мөмкин.

Туфракның магнитны сеңдерү күрсәткечен территорияләрнең пычрануын бәяләүнең экспресс ысулы буларак кулланырга мөмкин.

Туфракның авыр металлар белән пычрануына бәйле рәвештә, «Эконефть» өстенлекле юнәлеше тикшеренүчеләре кыр магнит кабул итүчәнлекне билгеләүгә беренче ел гына зур кызыксыну белдерми. Магнит үзлекләре туфрак һәм грунтның теләсә кайсы төренең физик үзлекләрен төзү өчен әһәмиятле. Тиешле тикшеренүләр Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында үткәрелде.

Палеоклиматология, палеоэкология, палеомагнетизм Фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни төркеменең эше нәтиҗәләре Яшел Үзән районы туфрагының магнит үзлекләре туфракта бара торган күпчелек процесслар белән туры килүен һәм шуңа күрә агроэкологик практикада һәм геологик разведкада файдаланырга мөмкин булуын күрсәтә. Нәтиҗәләр Problems of Geocosmos журналында басылып чыкты.

Лабораториянең кече фәнни хезмәткәре Ләйсән Фәттахова хәбәр иткәнчә, магнит кабул итү юлы белән  өйрәнелә торган ятма туфракта КФУ галимнәре тарафыннан күп санлы магнит минераллары тупланган горизонт ачыкланган. Бу факт туфракның үзторгызылуының актив процессын күрсәтә. Коэрцитив спектрометрия ярдәмендә тикшеренүчеләр ферримагнит компонентның төп магнитланган булуны тәшкил итүче икәнен ачыклаганнар.

«Туфракта бара торган күпчелек процесслар магнит үзлекләре белән яхшы тәңгәлләшә. Әгәр күп еллар эшкәртүсез яткан туфрак турында сөйләсәк, аның магнит үзлекләрен тикшерү, туфракны торгызырга, үсемлек җиргә түшәлгән вакыттан башлап беренчел климакс  башлангыч халәтенә кайтканчы контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Нигездә, туфракның магнит үзлекләре туфракның агроэкологик торышын өйрәнгәндә, мәсәлән, туфрак авыр металлар белән пычранганда киң кулланыла», — дип сөйләде Ләйсән Фәттахова.

Соңгы дистә елда магнит тикшеренүләре шулай ук туфракның пычрануын диагностикалау өчен дә кулланыла башлады. Бу очракта «пычрану» термины фәндә ике төрле мәгънәдә кулланыла, аларны аера белергә кирәк. Геологиядә, геохимиядә, туфрак белемендә ул башлыча кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән тирәлекнең торышын — мәсәлән, тикшеренү районы өчен характерлы кайбер химик элементның күләмен арттыруны аңлата. Пычрануны болай аңлау тереклеккә тискәре йогынты ясый дигәнне аңлатмый. Идеалда мондый тикшерү билгеле бер вакыт эчендә туфракның башлангыч магнит хәлен белүне,  туфракның магнит үзлекләре үзгәрүен күзәтүне күздә тота. Күпчелек очракта туфракның заманча торышының «мизгел эчендә төшкән сурәте» тикшерелә. Ә үзгәрешләр динамикасы турындагы күзаллаулар әлеге пространстволы «сурәт», теоретик күзаллаулар һәм өзек вакытлы күзәтүләр нигезендә барлыкка килә.

«Магнит үзлекләре беренче чиратта тау токымнарында һәм туфракта магнит металларын табуга юнәлдерелгән. Магниторазведка тимер рудаларын эзләү буенча геологик разведка эшләре комплексына керә. Шулай ук нефть ятмаларын эзләгәндә икенчел метод буларак кулланыла. Туфракны магнит ысуллары белән өйрәнгәндә шулай ук составында тимер кушылмаларны да табалар», — дип аңлатты тикшеренүче.

Туфракның магнит сеңдерү күрсәткечен территорияләрнең пычрануын бәяләүнең экспресс ысулы буларак кулланырга мөмкин. Геологик разведчиклар өчен дә әлеге тикшеренүнең актуальлеге бик зур: хәзерге вакытта ятма токымнарның вакыт һәм пространствода таралу үзенчәлекләрен белмичә, нефть һәм газ резервуарларының зурлыгын һәм формаларын билгеләү мөмкин түгел. Тау токымнары комплексларының закончалыклы чиратлашуы явым-төшем шартларының периодик алмашынуы һәм әлеге шартларның төрле чорларга үзгәрүенең гомуми юнәлеше турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә.

Автор: Әдилә Шемелова