КФУ галимнәренең тырышлыгы белән «Яңган-Тау» геопаркы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керде

Башкорт геопаркының Мәчетле киселеше казан геологларының төп өйрәнү объекты булды.

Бүген Россиядә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән 11 табигый феномен бар. 2020 елның июлендә аңа тагын берсе өстәлде — «Янган-Тау» башкорт геопаркы. Бу безнең илдә дөнья статусы алган беренче геопарк. Объектны өйрәнү буенча җентекле эштә Казан федераль университеты галимнәре катнашты.

Геопарк — ачык һавадагы музей. Экспонатлар сыйфатында таулар, мәгарәләр, минераллар һәм биредә өйрәнергә мөмкин булган сирәк үсемлекләр. Дөньяда 147 геопарк бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, аларның 11 е Россиядә: кеше кулы тимәгән Коми урманнары, Байкал күле, Камчатка вулканнары, Алтайның алтын таулары, Көнбатыш Кавказ, Үзәк Сихотэ-Алинь, Убурсун котлованы, Врангель һәм Геральд утраулары, Путоран платосы, Лена баганалары, Даурия ландшафтлары. Уникенче объект — «Янган-Тау» комплексы.

Объектларны ЮНЕСКО исемлегенә кертү Россиягә  мәдәни-тарихи һәйкәлләрне һәм уникаль табигый тыюлыкларны дөньяга таныту, аларның сакланышына һәм алар белән идарә итүнең дөньякүләм тәҗрибәсенә керү кебек яңа мөмкинлекләр бирә.

Россиядә мондый объектларны төзекләндерү буенча хәрәкәт 15 ел элек башланды, һәм хәзерге вакытта Башкортстанның Салават районында «Янган-Тау» гына халыкара танылу алды.

«Янган Тау»да кызыклы объектлар күп:  геотермаль чыганаклар, санаторий, мәгарәләр, геологик киселешләр, курганнар, борынгы шәһәр урыннары, бай флора һәм фауна. Тулаем алганда, геопарк геология, тарих, этнография, биология һәм орнитология күзлегеннән караганда кызыклы. Казан университеты галимнәре әлеге комплекста урнашкан Мәчетле киселешен өйрәнә, — диде КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының төбәк геологиясе һәм файдалы казылмалар кафедрасы профессоры Рафаэль Сөнгатуллин.

Мечетле киселешен тикшерүдә Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының барлык кафедралары хезмәткәрләре дә катнашты: палеонтологлар, литологлар, геохимиклар, геофизиклар һ.б. Алар тарафыннан институт студентларын, магистрантларын һәм аспирантларын җәлеп итеп, киселеш токымнарын комплекслы өйрәнү башкарылган.

Киселеш шулай ук укытучы Александр Куликов җитәкчелегендәге КФУ IT-лицееның яшь геологларынының өйрәнү объекты булды. Биредә “Ферсман” командасында катнашучылар олимпиадаларга әзерләнделәр, фәнни эшләр өчен материаллар җыйдылар.

Казан университеты галимнәре Мечетле киселешен тикшерүне университетта карбон һәм пермь буенча халыкара геологик конгресс үткәргәннән соң, 2015 елда башланган. Бу чара кысаларында Казан геологлары Көньяк Урал киселешенә, шул исәптән Мәчетлегә дә кыр экскурсиясе оештырдылар. Аның нәтиҗәләре буенча Пермь системасы буенча халыкара подкомиссия аның территориясен төзекләндерү һәм киселештә өстәмә тикшеренүләр үткәрергә киңәш итте. Шул ук вакытта Пермь киселешләрен өйрәнү буенча эшче төркем төзергә карар кылынды. Бу миссияне КФУ галимнәренә йөкләделәр. 2016 елда алар Россиянең башка университетлары белгечләре белән берлектә Мәчетле тикшеренүенә РФФИ грантын отканнар һәм эшкә керешкәннәр.

«Геопаркны ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен аның составында халыкара әһәмияттәге объект булу мәҗбүри шарт булып тора. Бу функцияне Пермь системасы көнгер ярусындагы төп рольне уйный торган Мәчетле киселеше үтәде. Шунысы кызык, эшләр башланганчы 2015 елда киселеш зур булмаган ташландык карьер булган. Аны чистартуда безгә «Янган-Тау» шифаханәсе хезмәткәрләре һәм моңарчы күрелмәгән кызыксыну күрсәткән Салават районы администрациясе ярдәм итте, һәм бер елдан аларның инициативасы буенча Россиядә иң зур геопарк төзелде. Ә Мечетле киселеше Салават районының геотуризм үзәге булды «, — дип сөйләде КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының палеонтология һәм стратиграфия кафедрасы доценты Гүзәл Сөнгатуллина.

Хәзерге вакытта эшләр дәвам итә. Мәчетле киселешен өйрәнү белән параллель рәвештә Казан университеты галимнәре «Торатау» геопаркы составына кергән Усолка һәм Дальний Тюлькас киселешләрендәге эшләргә җитәкчелек итәләр. Торатау тавы — диңгез өсте тигезлегеннән 400 метр чамасы биеклектәге уникаль объект, ул борынгы риф массивыннан гыйбарәт. Киләчәктә «Торатау» геопаркы шулай ук ЮНЕСКО объекты булырга мөмкин, ә КФУ геологлары тарафыннан өйрәнелә торган киселешләр аңа халыкара статус алырга һәм геопаркларның глобаль челтәренә керергә ярдәм итәчәк.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: Сөнгатуллиннарның шәхси архивыннан