КФУ Гарвард университеты белән берлектә тикшеренү үткәрә

17 гыйнварда «Укучының шәхесен бәяләү бөтенлеге» дигән проект буенча тикшеренүнең икенче этабы башланды. Бу проект Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты һәм Гарвард университеты белән берлектә тормышка ашырыла. 

Тикшеренүнең 2018 елның декабрендә үткән беренче этабы укучыларны россия белем бирү мохитенә ияләштерү кирәклеген күрсәтте. Өйрәнүчеләр әйтүенчә, бу тестларны укучыларның тулысынча аңлавы өчен кирәк. Тест үткән беренче азсанлы төркем һәм мөгаллимнәр составы нәтиҗә өчен эшлиләр.

Тикшеренүнең икенче этабы КФУның Лобачевский исемендәге лицеенда һәм 18 нче мәктәбендә үтә. Сыналучыларның яше — 10-15 яшь. Бу күчеш чоры, ул укучыларның физиологик процесслары һәм психоэмоциональ торышы үзгәргән вакыт.

Тикшеренү актуаль һәм фәнни-практик характерда. Аның нәтиҗәләре алга таба укучыларга һәм мәгариф оешмасының админстрациясенә, мөгаллимнәренә белем бирү процессын яхшыртырга һәм белем сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк.