КФУ “гомуми тарих” профиле буенча укыту программалары тәкъдим итә

КФУда 20 нче июньнән кабул итү коммиссиясе эшли башлый. Халыкара мөнәсәбәт, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының гомуми тарих кафедрасында бакалавриат юнәлеше буенча 3 (“Гомуми тарих”, “Халыкара мөнәсәбәт тарихы”, “Тарихи политология”), ә магистр программасында 2 (“Көнчыгыш һәм көнбатыш илләренең тарихи үсешен чагыштыру моделе”, “Тарихи политология”) профиль булачак. Уку процессы турында гомуми тарих кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, галим Владимир Ерохин белән сөйләштек.

–Сезнең институтта уку студентка нинди мөмкинлекләр бирә?

– Дөнья тарихын өйрәнү процессында студентлар фундаменталь белем ала. Укучылар тикшерү эшенең методологиясе, методикасын үзләштерә. Студентларда тарихи аң барлыкка килү турында күзаллау формалаша. Бүгенге көндә тарих фәнен өйрәнүче берничә тел белергә тиеш. Безнең институтны тәмамлаган һәр студент 2 чит телне үзләштерә. Шулай ук алар борынгы грек һәм латин телләрен өйрәнә. Студентлар төрле фәнни эшләр дә башкара. Россия һәм чит ил уку йортларында стажировка үтү мөмкинлеге дә бар.

Укытучыларның кадр составы кызыксындыра. Алар арасында нинди белгечләр?

– Гомуми тарих кафедрасында биш тарих фәннәре докторы һәм ун тарих фәннәре кандидаты эшли. Шулай ук без башка ВУЗларда эшләүче иң танылган Россия һәм чит ил белгечләрен чакыру мөмкинлегенә ия.

– Сезнең институтта баклавриат һәм магистр программаларында укыганнан соң кайда эшләргә мөмкин?

–Хакимият органнарында, аналитик үзәкләрдә, ММЧда, коммерция һәм иҗтимагый оешмаларда, белем бирү һәм фән өлкәсендә эшләргә була. Башка еллардагы тәҗрибә таянып, шуны әйтә алам: безнең гомуми тарих кафедрасын тәмамлаган студентлар алдында зур юл ачыла.

Әдилә Галимова әзерләде.

Чыганак