КФУ гыйльми дәрәҗәне мөстәкыйль бирә алачак

1 сентябрьдән илнең дүрт фәнни оешмасы һәм 19 югары уку йорты фәнни дәрәҗәләрне мөстәкыйль рәвештә бирә алачак. Шул хактагы карарга Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган.

Моңа кадәр фән кандидаты һәм докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү, диссертация советы оештыру, аларның вәкаләтләрен билгеләү хокукына Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, тагын берничә югары уку йорты һәм фәнни оешма гына ия иде.

Хәзер әлеге исемлеккә кертелгән уку йортлары арасында Казан (Идел буе) федераль университеты да бар.