КФУ халыкара тарихи мәктәпләр уздыруга президент грантын отты

Дәресләр Россия тарих җәмгыяте белән берлектә үткәреләчәк.

2021 елда Президент грантлары фонды проектны гамәлгә ашыруда 10 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтәчәк.

2020 елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган тарихи мәктәпләр оештыруны йөкләде:

«Хөкүмәткә «Россия тарихи җәмгыяте» ассоциациясе белән берлектә һәм «Россия тарих җәмгыяте» ассоциациясе ярдәмендә яшь тикшеренүчеләр һәм педагоглар өчен ел саен җәйге һәм кышкы халыкара тарихи мәктәпләр уздыруны тәэмин итәргә, шулай ук тарихи хәтерне саклауга һәм тарихны фальсификацияләүгә каршы торуга юнәлтелгән гуманитар һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә».

Бу йөкләмә Россия Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашу нәтиҗәләре буенча бирелде.

Чит ил студентлары өчен халыкара тарихи мәктәпләр циклын үткәрү буенча Россия тарихи җәмгыятенең һәм Казан федераль университетының уртак проектына  2020 елның декабрендә старт бирелде. Ул вакытта Европа Советы каршындагы РФ Вәкиллеге эгидасы астында һәм «Ватан тарихы» фонды ярдәме белән узган «Вторая мировая война в историографии и в исторической памяти» дигән онлайн һәм оффлайн форматта узган мәктәптә 20 илдән: Франция, Болгария, Беларуси, Бенин, Колумбия, Перу, Кытай, Индонезия, Төркия, Әфганстан, Гыйрак, Сирия, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Россиядән 1800 студент катнашты.

«15-19 декабрьдә Болгар ислам академиясе базасында узган  мәктәп зур әһәмияткә ия иде. Ул Бөек Җиңү мирасын саклауга ярдәм итте, шулай ук яшь тикшеренүчеләрне сугыш турындагы хакыйкатьне ача торган материаллар һәм документларны өйрәнүгә стимуллаштырды. Мәктәптә катнашучылар алдында дүрт көн дәвамында Россиянең әйдәп баручы тарихчылары, эре музейлар һәм архивлар, университетлар һәм академик институтлар вәкилләре чыгыш ясады», — диде КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов.

Проектны гамәлгә ашыруның икенче этабы агымдагы елның март аена планлаштырылган. II Халыкара тарихи мәктәп Алабугада узар дип көтелә. Оффлайн мәктәп дәресләрендә конкурс нигезендә сайлап алынган Россия югары уку йортларында белем алучы кимендә 75 чит ил студенты, шулай ук әзерлекнең гуманитар юнәлешләре буенча белем алучы 25 Россия студенты катнашачак (тарих, лингвистика, халыкара мөнәсәбәтләр). Шулай ук мәктәпнең барлык чараларыннан да онлайн-трансляция тәэмин ителәчәк.

«Кышкы мәктәп программасы таныштыру характерында булачак, бу чит ил катнашучыларына Россия тарихының төп вакыйгалары турында максималь киң күзаллау алырга мөмкинлек бирәчәк. Дискуссион форматларга күбрәк игътибар итү: әйдәп баручы тарихчылар белән очрашулар, тарихи фильмнар турында фикер алышу, эшлекле уеннар һәм Россия, чит ил студентларының катнаш төркемнәрендә мөстәкыйль эшләү планлаштырыла», — дип белдерде Р.Хәйретдинов.

Проектны гамәлгә ашыруның тагын бер этабы булып чит ил яшь галимнәре өчен җәйге тарихи мәктәп уздыру булачак. Аны оештыруның нечкәлекләре әлегә билгесез, әмма ул мәктәп катнашучыларын заманча Россия тарих фәне тарафыннан эшләнгән бөтендөнья тарихының төп вакыйгаларын бәяләүгә төп карашлар белән таныштыруга багышланачак. Белем бирү программасы үз эченә түгәрәк өстәлләрне, лекцияләрне әйдәп баручы экспертлардан, Россия Фәннәр академиясе вәкилләреннән, әйдәп баручы университетлардан, музейлардан, федераль архивлардан һәм катнаш төркемнәрдә мөстәкыйль эшләүне берләштерәчәк.

Укыту нәтиҗәләре буенча Россия һәм чит ил катнашучыларының иң яхшы катнаш коллективларына аларның тикшеренү һәм агарту проектларын гамәлгә ашырганда ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, чит ил тарихчы-русистларын бүләкләү сыйфатында Россиянең алдынгы фәнни басмаларында үз материалларын бастыруга хокук бирү мөмкинлеге карала.

«Проектны гамәлгә ашыру, беренчедән, Россиядә укучы чит ил студентларының тарихи грамоталылыгын арттырырга, икенчедән, чит илдә россияне өйрәнү буенча заманча белемне үстерүгә яңа этәргеч бирергә һәм Россиягә лояль экспертлар пулын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип йомгаклады Р.Хәйретдинов.

Автор: Алинә Искәндәрова