КФУ хезмәткәрләре чит ил абитуриентлары белән әңгәмәләр үткәрде

Чаралар Ливан, Үзбәкстан һәм Таҗикстанда узды.

Казан федераль университеты хезмәткәрләре Россия вузларына керү өчен чит ил абитуриентлары белән сайлап алу әңгәмәләре уздырды. Алар Россия Федерациясе Хөкүмәте квотасын алуга дәгъва кылучы чит ил гражданнары белән чаралар кысаларында узды. Ливан, Үзбәкстан һәм Таҗикстанда узган әңгәмәләрдә якынча сигез мең кеше катнашкан.

«Россиядә чит ил гражданнарын укытуга квота кысаларында сайлап алу әңгәмәләре ел саен уздырыла. Быел Россотрудничество вәкиллекләре шулай ук КФУны да башка Россия югары уку йортлары белән берлектә сайлап алуда катнашу өчен чакырдылар», — дип билгеләп үтте Тышкы элемтәләр департаментының чит ил укучыларын җәлеп итү һәм җыю бүлеге башлыгы Рәүф Сабиров.

Сайлап алу кысаларында тест, әңгәмә үткәрелә. Биремнең форматы илгә бәйле. Ливанда сайлап алу чаралары дистанцион форматта узды, Үзбәкстанда һәм Таҗикстанда — турыдан-туры катнашу форматында. Үзбәкстанда магистратурага һәм аспирантурага керү өчен чит ил гражданнары белән сайлап алу әңгәмәләрендә Тышкы элемтәләр департаменты, Мәгариф департаменты һәм КФУ институтлары хезмәткәрләре катнашты. Таҗикстанда әлеге чара ике тапкыр үткәрелде. Анда халыкара мөнәсәбәтләр институты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, идарә, икътисад һәм финанслар институты, Тышкы элемтәләр департаменты хезмәткәрләре катнашты.

«Һәр ил өчен ел саен чит ил гражданнары Россиядә бушлай укый ала торган билгеле бер күләмдә квоталар билгеләнә. Гомуми конкурс нәтиҗәләре буенча абитуриентлар рейтингы формалаша, аның нигезендә булачак студентлар билгеләнә. Бу гражданнар өстенлекләре буенча РФнең алты вузын сайларга мөмкин. Әгәр алар исемлектән беренче булып КФУны сайласалар, Казан университеты хезмәткәрләре аларның гаризаларын караячак, укырга кабул итү яки итмәү турында карар кабул итәчәк «, — диде Р.Сабиров.

Шулай ук КФУ хезмәткәрләре Үзбәкстан һәм Таҗикстанның 800 укучысы өчен һөнәри юнәлеш буенча очрашулар үткәрде. Алар Президент лицеенда, Сәләтле балалар өчен беренче лицейда, Дүшәнбе (Таҗикстан) шәһәренең 9 нчы, 10 нчы һәм 20 нче мәктәпләрендә, Низами исемендәге Ташкент дәүләт педагогика университетының Академия лицеенда, International house лицеенда (Үзбәкстан) узды. Университет хезмәткәрләре КФУның уку программалары һәм Казанда чит ил студентларының тормышы, “Универсиада авылы” студентлар кампусы турында сөйләделәр, университетка укырга керү тәртибен аңлаттылар һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Автор: Алинә Минневалиева, фото: Дүшәнбедәге Россия фән һәм мәдәният үзәге