КФУ хезмәткәрләре һәм студентлары COVID-19 дан вакцинация файдасына үз карарлары турында сөйләде

Иммунизация дәвам итә.

Коронавирус инфекциясеннән вакцинация дәвам итә. Казан федераль университеты медиакоммуникацияләр үзәгенә КФУ хезмәткәрләре һәм студентлары ни өчен COVIDдан прививка ясатырга карар кылулары турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, вакцинация КФУның Университет клиникасы поликлиникасында (Вишневский ур., 2а йорт, язылу өчен тел.: 233-30-00) гамәлгә ашырыла.  Институтта 50дән артык кеше прививка ясатырга теләсә, университет клиникасы белгечләре аны килеп тә ясарга мөмкин, әгәр дә бу сан 50дән кимрәк булса, вакцина ясатырга Университет клинасы поликлиникасы чакыралар.

Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты директоры Екатерина Турилова COVID-19 дан вакцинация процедурасын узуы турында сөйләде:

«Минем тормышымны офлайн-форматка күчерергә ярамый. Мин күп санлы кешеләр белән аралашам, шуңа күрә беренче чиратта мин үземне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә саклар өчен алар турында уйладым».

Төп шарт — кеше сәламәт булырга һәм вакцинация вакытында авырмаска тиеш. 18 яше тулмаучыларга, йөклелек, бизгәк, хроник авыруларны үз эченә алган кискен халәт вакытында прививка ясау тыела.

«Мин чит ил командировкасына китәргә тиеш идем, чит илгә чыгу шартларының берсе вакцинация булды. Мин аны студентлар поликлиникасында бик теләп үттем, — дип хәбәр итте Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов. — Бүген бөтен җәмгыять өчен вакцина ясатучыларның проценты артуы мөһим — бу вирус белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирә торган мохит тудыра. Бу медицина ягыннан караганда, ләкин социаль нигезе дә бар. Һәр гражданның бурычы — пандемия белән көрәшү, ил, җәмгыять белән элемтәне күрсәтү һәм бергә вируска каршы көрәш юлына басу.  Нәкъ менә синең ярдәмеңдә эпидемиянең бөтен кешелеккә зыян китерү мөмкинлекләре кими бара икәнен аңлау мөһим. Вакцинация бүген культура, тәңгәллек турында сөйли, без яшәгән җәмгыятьтәге кешеләрнең бер-берсе белән теләктәш булырга омтылуларын аңлата».

Фундаменталь медицина һәм биология институтының тәрбия һәм социаль эшләр буенча директор урынбасары Павел Резвяков әйтүенчә, прививка ясату карарын ул тиз кабул иткән. Процедурага кадәр П.Резвяков тест үтте, коронавируска каршы антитәнчекләр табылмады. Бу факт үз иминлеге өчен дә, якыннарының, хезмәттәшләренең һәм студентларның иминлеге өчен дә вакцинация кирәклегенә тагын да күбрәк ышандырды.

«Мин вакцина барлыкка килү белән беренче көннәрдә үк прививкага бардым. Иммунизациядән соң төнлә коронавирус инфекциясе үсеше белән охшаш күренеш күзәтелгән — тән температурасы күтәрелгән. Икенче көн уртасына боларның барысы да үтте. Шуннан соң тән температурасы нормага килде, үземне нормаль хис иттем. Аннары мин икенче компонент белән вакцинация уздым. Үземне яхшы хис итәм, — дип тәэсирләре белән уртаклашты директор урынбасары. — Минем югары медицина белемем бар, моннан башка (вакцинациядән — ред. иск.) без инфекцияне җиңә алмаячагыбызны бик яхшы аңлыйм. Коллектив иммунитет формалашырга тиеш. Госпитальләрдәге вәзгыятьне кискенләштерергә ярамый».

Казан университеты студентлары да вакцинация буенча үз позицияләрен белдерделәр.

«Мин вакцинациягә шундук  ризалаштым, чөнки миңа үз һәм якыннарымның сәламәтлеге мөһим. Вакцинага ышанам һәм аңа зур өметләр баглыйм. Икенче прививкадан соң бераз авырып киттем: температура күтәрелде, укол урыны шеште һәм тыгызланды. Иртә белән барысы да нормальләште, хәзер мин үземне яхшы хис итәм. Минемчә,  никадәр күбрәк кеше вакцина ясатса, дөнья шулкадәр иминрәк  булачак, һәм ул вакытта без, ниһаять, барыбыз да битлекләрне сала һәм яз сулышын тоя алачакбыз», — дип ышана Алабуга институтының 2 нче курс студенты Елизавета Кузьмина.

Вакцинадан соң тән температурасы (субфибриль температура) күтәрелергә, арыганлык сизелергә, ис югалту булырга мөмкин. Бу прививкага нормаль реакцияләр.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 2 нче курс студенты Тимур Зыятдинов табиблар гаиләсеннән. Үзе әйтүенчә, медицинага кагылышлы мәсьәләләрдә карарларны тиз кабул итә.

«Беренче компоненттан соң минем баш авыртты, калтыратты, дельтовид мускулда авырту сизелде. Бәхеткә, бу бер генә көн дәвам итте. Вакцинаның икенче компонентын керткәннән соң, мин җитди үзгәрешләр сизмәдем, дельтовид мускулда бераз авырту гына сакланып калды. Хәзер минем хәлем яхшы», — дип уртаклашты студент.

Вакцинация ике этапта уза: вакцинаның беренче компонентын керткәннән соң 21 көн үткәч, икенчесе кертелә.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов