КФУ хезмәткәрләре проекты «Сириус.җәй» программасы лауреаты булды

TeenTime цифрлы агентлыгы яшьләр арасында фәнне популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк.

Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтында TeenTime Яшьләр цифрлы агентлыгын эшләүгә керештеләр.

«Сириус. Җәй: үз проектыңны башла» программасының лауреаты булган проект турында аның җитәкчесе, КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының диннәрне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Ольга Волчкова сөйләде.

«Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланган «Сириус.Лето» программасының максаты — яшүсмерләрнең фәнни-технологик проектларын тормышка ашыру, шулай ук укучыларның иҗади һәм фәнни-техник потенциалын гамәлгә ашыру өчен кураторлар һәм остазлар эзләү, — ди О.Волчкова. — Без хәзер эшли торган TeenTime яшьләр цифрлы агентлыгы — ул онлайн-мәйданчык, анда «Яшьләр вакыты» сәяси дискуссион  клубы, «Фәлсәфи фикерләү техникасы» фәлсәфи лекториясе, ProSocium фәнни-популяр һәм мәгариф журналы, шулай ук дин һәм диннең тормышның башка өлкәләре белән үзара бәйләнеше турында кызыксынучылар өчен «Религия — Я» берләшмәсе барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, TeenTime оештыручылары социаль челтәрләрдә — «ВКонтакте»да һәм Instagramда тематик рубрикалар алып барырга һәм YouTube каналын булдырырга ниятли.

«Безнең проект яшьләр арасында фәнне популярлаштыруга, балалар һәм яшүсмерләр арасында сәяси-хокукый грамоталык дәрәҗәсен күтәрүгә, шулай ук яшүсмерләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән, — ди Ольга Олеговна. — TeenTime яшьләр цифрлы агентлыгы Россиядән генә түгел, башка илләрдән дә студентларны, яшь галимнәрне һәм өлкән сыйныф укучыларын  берләштерергә тиеш. Аралашу процессында остазлар тәҗрибә белән уртаклашачак һәм яшүсмерләрне фән дөньясы белән таныштырачак».

Автор: Лариса Бусиль, фото: yandex.ru