КФУ химия фәннәре кандидаты, доцент Аркадий Курамшин: “Чама хисен югалтмыйк”

Ризыклардагы химиядән түгел, ә ул матдәләрнең микъдарыннан куркырга кирәк. Казан федераль университетында үткән “КФУда фән турында: төнге резонанс” интерактив лекториендә химия фәннәре кандидаты, доцент Аркадий Курамшин шул хакта сөйләде.

1051

“Хәзер кешеләрдә химиофобия барлыкка килде – барысы да ризыктагы химик матдәләрдән курка. Әледән әле массакүләм мәгълүмат чараларында “галимнәрнең соңгы тикшеренүләре фәлән матдәнең зыянлы булуын раслады” дигән һәм шуның ише башка хәбәрләр күренә, бу исә куркуны тагын да көчәйтә”, – дип башлады чыгышын галим.

Ул табигый ризыклар гына файдалымы, әллә ризыклардагы ясалма матдәләрнең дә зыяны юкмы дигән сорауга җавап бирәчәген белдерде.

Галим инандырганча, зыян яисә файда ниндидер матдә аркасында түгел, ә матдәнең микъдары аркасында булырга мөмкин. Ул, Крылов мәсәлендәге Төлкене телгә алып, “Төлке сыр исенә кызыккан, әмма шул исне барлыкка китерүче ароматик матдәнең бер граммын аңа ашатсаң, ул үләр иде”, – дип, мисал китерде. Ароматизаторлар табигый ризыкларда да, синтетик ризыкларда да була. Аларның микъдарын Роспотребнадзор контрольдә тота.

Аркадий Курамшин шулай ук консервантлар турында да әйтте. “Соңгы елларда кешеләрне консервантлар белән куркыталар. Әмма бит консервантлар күп кенә табигый ризыкларда да бар. Мәсәлән, мүк җиләгендә натрий бензоаты дигән консервант булмаса, ул сазлыкта язга кадәр саклана алмас иде. Мүк җиләгендә консервантның микъдары Роспотребнадзор рөхсәт иткән нормалардан күпкә артык”, – диде галим.

Аркадий Курамшин куркыныч матдәле ризыкларны барлап үтте. Алмада цианид, грушада формальдегид, бәрәңгедә соланин, бадәм чикләвегендә (миндальный орех) синиль кислотасы бар. Барысы да зур микъдарда үлемгә китерердәй агулар. Әмма, чама белән ашаганда, аларның зыяны юк.

Галим шулай ук чипсы турында да мәгълүмат җиткерде. “Әйе, аны файдалы ризык дип булмый, майда кызган әйбер организмга файда китерми. Ләкин чипсыдан халык күбрәк ни өчен курка? Анда натрий глутаматы булганга. Әмма бер кашык эремчектә натрий глутаматы бер кап чипсыдагыга караганда күбрәк. Һәм бу очракта чипсыдагы натрий глутаматыннан куркырга кирәкми”, – диде ул.

Галим кайбер очракларда синтетик матдәләрнең табигыйларга караганда зыянсызрак та булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, сагызда, теш пастасында карбамид – ягъни сидекчә (мочевина) бар. Табигый сидекчәне кулланмавың хәерлерәк, чөнки сидекчәне тәшкил итүче ике матдә – аммиак һәм углекислоталы газдан тыш, аның табигый формасында сидек кислоталары бар, алар буыннарга тоз утыруга китерә. Табигый сидекчәдәге ул кислоталардан котылу мөмкин түгел, ә ясалма формасында андый кислоталар юк, шуңа аның организмга зыяны да азрак.

Сүзен йомгаклаганда, Аркадий Курамшин: “Бөтен ризыкларны да ашарга ярый, әмма чама хисен югалтырга ярамый. Без, тәмле ризыкларга өстенлек биреп, күбрәк аларны ашыйбыз, бу гадәттән котылырга кирәк”, – диде.

Мәгълүмат “Татар-информ” МА алынды.