КФУ җиңел атлетчыларының чираттагы җиңүе

Казан федераль университеты студентлары Бөтенроссия җиңел атлетика турнирлары җиңүчеләре рәтендә. Ярышлар Түбән Камада һәм Йошкар-Олада үтте. 

Җиңел атлетика буенча КФУ җыелма командасы треннеры Наил Минебаев хәбәр иткәнчә, Түбән Камада узган турнир «Нижнекамскшин» акционерлык җәмгыятенең беренче директоры Николай Зеленов призына булган. КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты студенты Юлия Еговкина 1500 һәм 3000 метр дистанциядә беренче була.

Моннан тыш КФУ вәкилләре Йошкар-Олада үткән җиңел атлетика буенча ачык кышкы чемпионатта да үзләрен уңышлы тәкъдим иттеләр. Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты студенты Юлия Осипова 800 метр дистанциядә беренче урынны ала. Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты Регина Якупова 200 метр дистанциядә финишка беренче килә.