КФУ җиңел атлетлары Белоруссиягә җыена

КФУның җиңел атлетика командасы Белоруссиягә студентларның яшьләр спартакиадасына юл тотачак. Ярышлар өч спорт төре буенча уза, КФУдан җиңел атлетларның әле бу беренче ярышлары. Алар 5 июньнән алып 10 июньгә кадәр Беларуссия Республикасының Жлобин шәһәрендә узачак. Спартакиада физик культура һәм спортны пропагандалау, шулай ук Россия һәм Беларуссия яшьләре арасындагы дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрелә. Ярышлар өч спорт төре буенча үткәрелә: волейбол (хатын-кызлар командалары), мини-футбол (ир-атлар командасы) һәм җиңел атлетика (катнаш командалар). Һәр спорт төрендә Белоруссия һәм Россияне 4 команда тәкъдим итәчәк.

Белоруссиядә узачак ярышларда иң яхшы командалар катнашачак, дип белдерде КФУның студентлар клубы рәисе Ренат Мингалиев. Нәтиҗәдә, Россияне тәкъдим итәчәк дүрт командаларның берсе, «Казан юлбарсы» дип исемләнгән КФУ студентлар спорт клубы җыелма командасы булачак. Әлеге команда составында җиңел атлетика буенча 8 кеше (4 егет һәм 4 кыз) (1997 елда туган һәм кечерәкләр). Катнашучылар арасында КФУның Россия һәм Татарстан чемпионат призерлары да бар.

Ренат Мингалиев сүзләренә караганда, КФУның җиңел атлетика командасы 3 июнь көнне Мәскәүгә китәчәк. Бөтен Россия җыелма командасы Мәскәү шәһәрендә җыелып, тиешле киемнәр алгач кына , алар тулы состав белән Беларуссиягә юл тотачак. Узган елны да КФУ командасы мини-футбол ярышы буенча спартакиадада катнашкан, ә бу елны җиңел атлетика буенча ярышлыр турнир кысаларында беренче тапкыр үткәрелә.

Илүзә Галимҗанова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.