КФУ Җиңү маршына әзерләнә

30 апрель көнне Казан федераль университетында студентларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган маршы булачак. Анда 5000нән артык кеше катнашыр дип көтелә. 

Студентларның Җиңү маршына әзерлеге февраль урталарыннан ук башланды. КФУ студентларыннан Почетлы батальон взводлары формалашты. Кремль урамы буйлап федераль университетлар вәкилләре дә атлаячак. Быел беренче тапкыр кызлар хәрби форма киячәк. Моның өчен җитди сайлап алу үтәргә туры килә. 200 кыз арасыннан нибары 60ы гына сайлап алына. Өстенлекне хәрби-спорт чараларында катнашу тәҗрибәсе һәм стройда бару белән таныш булган кызларга биргәннәр.

Быел КФУның Почетлы батальонында 341 кеше марш атлаячак. Чарада катнашучылар атнасына 2 тапкыр очрашып, төрле элементларны җиренә җиткерәләр. Башта репетицияләр университетның спорт залларында узса, апрельдә студентлар Универсиада авылы территориясенә күченә.

КФУның Почетлы батальоны белән бергә Муса Җәлил һәйкәленнән алып Казан университетына чаклы КФУның «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар да үтә алачаклар. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары булган барлык мөгаллимнәр һәм хезмәткәрләр КФУ «Үлемсез полк»ы рәтләренә баса алачаклар.

Иртәнге 9.00дә әлеге масштаблы йөрешнең барлык катнашучылары Кремль янындагы мәйданда җыелачаклар. Чараны КФУ ректоры Илшат Гафуров җитәклиячәк. Шунда ук хәрби техника һәм 3 ретро-автомобиль дә булачак. Иң беренче Республика һәм Казан шәһәре җитәкчелеге вәкилләре Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачаклар.

Аннан соң Студентларның Җиңү маршы университет ягына таба юнәлә. КФУ каршындагы мәйданда катнашучыларны университет студентлары, аспирантларф, мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләре каршы алачаклар. Биредә митинг оештырылачак.

Чара тәмамланыр алдыннан, төп бинаның ишегалдында урнаштырылган мемориаль тактага чәчәкләр салыначак. Анда Бөек Ватан сугышы кырларында башын салган Казан университеты вәкилләренең исемнәре язылган. Соңыннан теләгән һәркем кыр кухнясында пешкән ризыктан аваыз итә алачак.