КФУ иң яхшылар рәтендә

Татарстанның дүрт югары уку йорты иң яхшы университетлар исемлегенә кергән. Бу хакта Forbes журналының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 

Казанның югары уку йортлары арасында иң югары урынны (23) Казан (Идел буе) федераль университеты алып тора, ул рейтингта 43,88 балл җыйган. 55нче урынны 39,99 балл белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты били.

А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ (39,49) 63 нче һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (38,77) 75 нче урыннарны алган.

Рейтинг лидерлары арасында Мәскәү югары уку йортлары бар. Гомуми нәтиҗәләр буенча «Мәскәү корыч һәм эретмәләр институты» илкүләм тикшеренү технология университеты 54,11 балл, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты 52,24 балл, Мәскәү физика-техник институты 52,01 балл җыйган.

Тикшерү Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән 1 меңнән артык югары белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мониторингы нигезендә башкарылган. Рейтинг төзегәндә белем бирү сыйфаты, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру, аларның регионнарда ихтыяҗы, алар арасында эшмәкәрләр саны турында статистик мәгълүматлар исәпкә алынган.