КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институты Магистратура үзәгендә ачык ишекләр көне

КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институты Магистратура үзәгендә ачык ишекләр көне үткереләчәк. Чара 15 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Бутлеров урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан уку бинасында узачак.

Чыгарылыш курс студентларының күбесен  «Алга таба ни эшләргә?» дигән сорау борчый. Шул ук өлкәдә укуны дәвам итәргәме? Әллә әзерлек юнәлешен үзгәртергәме?

КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты Магистратура үзәгендә үтәчәк ачык ишекләр көнендә әлеге сорауларга җавап табарга, алга таба белем алу юнәлешен билгеләргә һәм бакалавриатның магистратурадан аермасы нидән гыйбарәт икәнлеген белә алачаксыз, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу көнне институт укытучылары булачак магистрлар өчен әзерлек юнәлешләре буенча төрле интерактив уеннар, мастер-класслар үткәрәчәк. Булачак студентлар вузга керү кагыйдәләре һәм белем алу шартлары буенча үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы мәгълүмат ала алачак.

 

Магистратура – ул югары белемнең чираттагы баскычы гына түгел, ә һөнәри өлкәдә яңа гыйлем туплау, хәтта яңа белгечлек үзләштерү өчен уникаль мөмкинлек тә. Күпьеллык тәҗрибәгә ия эш бирүчеләр һәм рекрутерлар раславынча, алар эшкә алган вакытта магистр дәрәҗәсенә ия кандидатка өстенлек бирә.

Материал «Татар-Информ» МА мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнде.