КФУ икенче корпус янындагы территория нинди булачак?

Бу сорау әле күптән түгел генә үткән университет территориясен төзекләндерүгә багышланган җәмәгать тыңлауларында күрсәтелде. 

IMG_8965

Икенче корпус (Кремль ур., 35) артындагы территорияне төзекләндерү планын аның авторы, казан архитекторы, Россия архитекторлар Союзы вәкиле Николай Новиков тарафыннан тәкъдим ителде. Фикер алышуда КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Президенты булышчысы Наталия Фишман, шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыров һәм шулай ук университетыбызның укытучылары, хезмәткәрләре һәм шәһәребездә яшәүчеләр катнашты.

IMG_8968

КФУ территориясен үстерү концепциясен җитәкчелеккә 27 нче майда җиткерелде. Ә хәзер концепция җәмәгать хөкеменә чыгарылды.

«Икенче корпус янындагы территорияне төзекләндерү мәсьәләсе буенча инде күптәннән фикер алышабыз… Бу барлык дискуссияләрнең нәтиҗәсен күрербез дип ышанам,» — диде тыңлауларны ачып Илшат Гафуров. Барлык төзекләндерү эшләре киләсе елның 1 нче сентябренә бетәргә тиеш дип өстәде ул.

IMG_8973

Чыннан да, баштан ук җәмәгатьчелек бу мәсьәләдә актив булды. Үз фикерен туры итеп белдерде, оештырылган социологик сораштыруда да катнашты. Шунысын билгеләп үтү кирәк, университет территориясе барлык шәһәр халкы өчен дә мөһим бу турыда тыңлаулар барышында да күп тапкырлар әйтелде.

IMG_8982

Икенче корпус артындагы территориягә килгәндә, анда берничә зона барлыкка китерү күздә тотыла. Беренчедән, Ленин бакчасыннан Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәгә күтәрелә торган һәм «сковородка»га илтә торган баскычлар буйлап агачлар утырту һәм аны «Чыгарылышлар аллеясы» дип аталачак. Икенчедән, китапханә артындагы территориядә тулы бер бакча барлыкка киләчәк. Терраса бакчалары проект буенча Профессор Нужин урамыннан китапханәгә илтүче баскычлар янында урнашачак. Проектчылар әйтүенчә, әлеге эшләр берничә этаптан торачак һәм якындагы елларда тормышка ашырылачак.

IMG_9048

Фикер алышу барышында икенче корпус янында КФУ студентлары һәм хезмәткәрләре өчен парковка урыннарын булдыру соравы да куелды.

Тимур Кадыров сүзләренчә,IMG_9033 план буенча якынча 800 урынына исәпләнгән җир асты парковкасы төзү каралган. Әмма җәяү йөрүчеләрнең теләкләре дә исәпкә алыначак. Моннан тыш университетыбыз территориясен җәяү йөрүчеләр өчен өстенлекле итү күздә тотыла.

Тыңлаулар ахырында тарихи һәйкәлләрне саклау, мөмкинлекләре чикләнгән студентлар өчен шартлар тудыру мәсьәләләре дә күтәрелде.

IMG_8994

 

Проект җәмәгатьчелек тарафыннан хупланды. Җиткерелгән теләкләрне исәпкә алып алга таба аны эшкәртеп бетерү һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрү кирәк.