КФУ IT-лицее командасы яшь геологлар олимпиадасында җиңде

Иң югары нәтиҗәләрне күрсәткән катнашучылар Екатеринбургтагы XIII Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашачак.

VII Республика яшь геологлар олимпиадасы тәмамланды. Анда Казан федераль университеты IT-лицееның «Ферсман» командасы җиңде.

Олимпиадада җиңүчеләр гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнде. Шәхси зачетта 1 нче урынны Элина Латфуллина (өч алтын), 3 нче урынны Гадел Сөнгатуллин алды. Команда составына шулай ук Анна Гаврилова, Александр Маслова, Марина Леванова, Кирилл Гусев, Ринас Мөбәрәкшин һәм Тимур Нуриев.

Җиңүче исеме өчен Татарстанның балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтендә катнашучылар “Кояшлы” сәламәтләндерү лагере базасында (Әлмәт шәһәре) көрәштеләр.

«Җиңүгә үҗәт хезмәт китерде. Әзерләнергә кыен иде: күп нәрсәне өйрәнергә, аңларга кирәк булды.  Биремнәрне үтәү дә җиңел булмады. Нәтиҗәдән бик канәгать», — дип, тәэсирләре белән уртаклашты Э.Латфуллина.

Олимпиадада катнашуга Татарстанның балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтенең төп мәйданчыклары булган гомуми белем бирү оешмаларыннан 31 команда теркәлгән. Быел олимпиадада катнашучыларның гомуми саны 248 иде.

Агымдагы елда олимпиадада иң югары нәтиҗәләргә ирешкән яшь геологлар Екатеринбургтагы XIII Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасында катнашачак.

«Без әзерләнәчәкбез. Кызганыч, олимпиада дистанцион режимда узачак, ләкин бу безгә комачауламаячак», — дип нәтиҗә ясады Элина.

Югары квалификация категорияле ОБЖ укытучысы Александр Куликов әйтүенчә, олимпиада 2014 елдан бирле уздырыла.

“Егетләр 11 төрле ярышта сынаштылар: “Геологик маршрут”, “Палеонтология”, “Кыр стоянкасын оештыру” һәм башкалар. IT-лицей базасында геологик мәйданчык булдырылган, балалар геологияне түгәрәк эшчәнлеге кысаларында өйрәнәләр. Икенче яртыеллыкта безнең командада катнашучылар Геология һәм нефть-газ технологияләре институтына дәресләргә бардылар. Практик дәресләр безгә яхшы һәм сыйфатлы әзерләнергә ярдәм итте», — диде укытучы.

Чара программасына шулай ук «Геологик кисеш», «Палеонтология», «Минералогия һәм петрография», «Гидрология», «Радиометрия», «Шлиховое опробование», «Куркынычсызлык техникасы нигезләре», «Нефть геологиясе», «Геологик һәйкәлне тасвирлау» ярышлары һәм шулай ук «Геология һәм без», «Фотография», «Рәсем», «Таштан эшләнмә» геологик конкурслары кергән.

«Ферсман» командасы яшь геологларның Республика ачык кыр олимпиадасы чемпионы булып калуы инде беренче тапкыр гына түгел.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото КФУ IT-лицее архивыннан