КФУ IT-лицее укучылары яшь уйлап табучылар слетында катнаша

28 ноябрьдә Казанда яшь инноваторлар, уйлап табучылар һәм рационализаторлар слеты ачылды. Анда КФУның IT-лицее укучылары да катнашты. 

Әлеге чара яшь белгечләрне, студентларны уйлап табу эшчәнлегенә тартуга юнәлдерелгән. Яшь уйлап табучылар слетын ТР Икътисад министрлыгы, ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте һ.б. оештырган. Безнең төбәктә фәнне һәм заманча технологияләрне популярлаштыруга багышланган чарада бу өлкәдәге 30 әйдәп бара торган белгеч-спикер, 500 кеше катнаша. Чара 2 көн дәвам итә.